Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзегез белән генератор йөртегез инде». Сөмбел Билалова концертында ут беткән

Сөмбел Билалова тере тавышка җырлаган видео куйган.

news_top_970_100
«Үзегез белән генератор йөртегез инде». Сөмбел Билалова концертында ут беткән
https://www.instagram.com/sembelbilalova/

«Кичә шундый хәл булды бит әле… Әтнәнең ике авылында концерт куйдык. Тик менә көндезгесе бик үзенчәлекле булды. Концерт башланды һәм 10 минуттан ут сүнде! Бөтен авылда, хәтта берничә күрше авылда да ут бетте! Андый хәлләр була иде, тик утны гадәттә берничә минуттан бирәләр иде. Ә кичә юк. Нишләргә? Җырларга!» — дип язган Сөмбел Билалова.

«Әле ярый баянчы Айзат булды! Казан филармониясе артистлары белән сәгать ярым тере тавышка, баянга микрофонсыз җырлап концерт куйдык. Беләсезме, тамашачыларга бу бик тә ошады, безнең үзебезгә дә. Карагыз әле, үзләре дә ничек матур итеп, бер хор булып җырладылар минем белән! Мондый концерт күргән юк иде дип, рәхмәтләр әйтеп киттеләр. Мин хәтта уйлап та куйдым әле, әллә юри шулай эшләгәннәр инде. Концерт беткәч, утны бирделәр. Менә шулай», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан җырчы.

Сөмбелнең тере тавышка җырлавын виртуаль дуслары хуплап алган.

«Молодец! Матур җырладың, минем әнинең яраткан җыры»;

«Менә бит, булдыргансың, Сөмбел, тавышың да, үзең дә бик матур»;

«Молодцы, ут юк дип җырламыйча китмәгәнсез»;

«Югалып калмаганыгыз һәм җыелган халыкның күңелен төшермәгәнегез өчен зур рәхмәт! Артист кеше бар кыенлыкларга да әзер булырга тиеш»;

«Молодцы, җырлап чыккансыз, фонограмма түгел бит»;

«Молодцы, тамашачыларга бәхет елмайган. Хәзер төшкә дә керми андый концерт», - дип мактаган җырчыны виртуаль дуслары.

«Илһам абый, Әлфия апа гомер буе баян белән җырлый иде».

«Аны сынар өчен бетерәләр»;

«Ярый баянчы бар»;

«Тавышсыз җырчылар нишләр иде икән бу чакта?» — дип комментарийлар калдырган инстачыларның бер өлеше.

«Үзегез белән генератор йөртегез инде», - дип киңәш биргән берсе.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кичә шундый хәл буллы бит әле... Әтнәнең ике авылында концертлар куйдык. Тик менә көндезгесе бик үзенчәлекле булды) Концерт башланды, һәм 10минуттан ут сүнде!! Бөтен авылда, һәтта берничә күрше авылда да ут бетте!!! Андый хәлләр була иде, тик утны гадәттә берничә минуттан бирәләр иде. Ә кичә юк) Нишләргә?... Җырларга! Әле ярый @aizatdus булды! Рәхәтләнеп @kzn.filarmoniya артистлары белән сәгать ярым тере тавышка, баянга микрофонсыз җырлап концерт куйдык! Һәм, беләсезме, тамашачыларга бу биииик тә ошады, безнең үзебезгә дә)!!! Карагыз әле, үзләре дә ничек матур итеп, бер хор булып җырладылар минем белән!!!)Мондый концерт күргән юк иде дип, рәхмәтләр әйтеп киттеләр) Мин хәтта уйлап та куйдым әле, әллә юри шулай эшләгәннәр инде)))) Концерт беткәч утны бирделәр))) Менә шулай) хәерле көннәр барыгызга да!) #СөмбелБилалова #җырчыалыпбаручы #казаншәһәрфилармониясе #татарэстрадасы #теретавыш #микрофонсыз #утбетте #шундыйконцерт

Публикация от Сюмбель Билалова (@sembelbilalova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100