news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зефир (рецепт)

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан зефир рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Зефир (рецепт)

Бер стакан суны кайнатып чыгарырга. Кайнар суга 1 кг шикәр комы салып эретеп бетергәч, сүрән утта 20 минут болгата - болгата кайнатырга.

Икенче савытта ярты стакан су салып 30 гр желатинны эретергә.

Кайнар сиропны миксер белән болгата - болгата әз - әзлэп желатинны агызырга. Бер 10 минут күперткәч 1 бал кашыгы өеп лимон кислотасы һәм ярты бал кашыгы чәй содасы салып озак кына болгатасын. Масса агара, куера башлый. Кашык белән салгач формасын тотса әзер дигән сүз.

Кем ничек киптерә. 1 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр кибәргә мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар