Юл аша «зебра»дан чыгып баручы җәяүлегә машиналар юл бирергә тиеш. Ләкин кешеләр ерак булса, йөртүче нишли? «За рулем» журналында җәяүлеләрне юл аша дөрес итеп уздыру турында аңлаттылар.
Юл йөрү кагыйдәләрендә «машина йөртүче көйләнми торган кичүдә җәяүлеләргә юл бирергә тиеш» дигән урын бар. Бу 14.1 пункты:
«Көйләнми торган җәяүлеләр кичүенә якыная торган транспорт чарасын йөртүче юл аша чыгучы яки машиналар йөри торган юлга (трамвай юлына) кергән җәяүлегә юл бирергә тиеш».
2014 елның 14 ноябренә кадәр машина йөртүче кичү алдына килгәндә тизлекне киметергә яки туктарга тиеш булган. Хәзер исә – нәкъ менә «юл бирергә тиеш» диелә. Юл йөрү кагыйдәләренең 1.2 пунктында язылганнар түбәндәгене аңлата:
«Юл бирү (каршылык тудырмау) – бу таләп буенча машина йөртүче үзеннән өстенлекле булган башкаларны хәрәкәт юнәлешен яки тизлеген үзгәртергә мәҗбүр итәрлек гамәл башкармаска тиеш. Аңа хәрәкәтне башлау, яңарту яки дәвам итү, башка маневр ясау тыела».
Шулай итеп, әгәр җәяүле кичүгә әле якын килә торган яки каршы як полосада булса, һәм сез аңа каршылык тудырмасагыз, юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйсыз – сезгә штраф салу өчен сәбәп юк. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, фотовидеофиксация буенча штраф язучы патруль дә моны белергә тиеш. Белмәсәләр, үз хокукларыңны судта якларга була.
Сүз уңаеннан, мондый кагыйдә бозу өчен штраф 1500-2500 сум (Россия КоАП 1.2 маддәсе).
Шуны истә тотыгыз – вакыйга күп полосалы юлда булса һәм күрше машина йөртүчесе тормозларга яки туктарга җыенса, сез тәгаен кагыйдә бозучы буласыз. Бу очракта Юл йөрү кагыйдәләренең 14.2 пункты үз көченә керә:
«Көйләнми торган җәяүлеләр кичүе алдында транспорт чарасы туктаса яки тизлеген киметсә, шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче башка транспорт чараларын йөртүчеләр дә туктарга яки тизлеген киметергә тиеш».
Бурычлар машина йөртүчеләрдә генә түгел, җәяүлеләрдә дә булуын истә тотарга кирәк. Юл йөрү кагыйдәләренең 4.5 пункты шул хакта искәртә:
«Көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләр машиналар хәрәкәт итә торган өлешкә (трамвай юлларына) бары тик якынлашып килүче транспорт чарасына кадәр ераклыкны, аның тизлеген бәяләгәч кенә чыгарга тиеш. Җәяүле кичүнең имин булуына ышангач кына эш итә ала. Җәяүлеләр кичүеннән читтә юл аша чыкканда, җәяүлеләр башка транспорт чараларына комачаулык тудырмаска, туктап тора торган транспорт чарасы яки күз күремен чикли торган башка каршылык артыннан чыгар алдыннан, башка транспорт чарасы якынлашып килмәвенә инанырга тиеш».
Җәяүле бәреп чыкса, ул үзе кагыйдә бозучы була. Ләкин бу очракта да, авария китереп чыгармас өчен, аңа юл бирү хәерле, диелә хәбәрдә.
«Узып китәргә мөмкин булса да, комачауламасам да, мин, туктап, җәяүлеләрне уздырам. Балалар булганда – бигрәк тә. Беренчедән, бала теләсә кайсы вакытта чабып китә ала, икенчедән, аңа узып барган машинаның төтенен иснәтеп тормау хәерле», – дип тәмамлаган язма авторы.