Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зебра торты (рецепт)

“Зебра” өйдә беренчеләрдән булып пешерелә башлаган гади тортларның берсе. Аны никтер элек “провансаль” майонезыннан ясыйлар иде һәм майонез торты диләр иде. Бүген "Зебра"ны ак майдан пешерергә тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Зебра торты (рецепт)

Камыр өчен:  100 грамм ак май, 3 йомырка, 250 мл майлылыгы 15 процентлы каймак, 120 грамм он, 40 грамм какао, 200 грамм шикәр комы, 1 пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Какаодан кала барысын бергә кушып болгатырга, камырны ике савытка бүләргә һәм икенчесенә какао салып болгатырга.

Табаны майларга, бер кашык уртага ак камыр салырга, аның өстенә какаолы камыр салырга, камырлар беткәнче шулай чиратлап салып барасы, ә ул җәелеп таба тулачак.

 Җылытылган мичтә әзер булганчы пешерергә, әзерлеген шырпы кадап карап белергә мөмкин. Шырпы коры калса пешкән дигән сүз.

Рәсемдәгечә менә шулай бизәк тә ясарга мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100