news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зебра» торты рецепты

news_top
«Зебра» торты рецепты
Фото: Айгөл Тимернең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар блогеры Айгөл Тимер социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик тә матур һәм тәмле килеп чыккан «зебра» торты рецепты белән бүлешә.

Зебра торты өчен: 300 грамм шикәр комы, 250 грамм он, 100 грамм атланмай, 4 йомырка, 200 мл каймак.

Йомырка белән шикәр комын миксер белән 5 минут болгатырга, өстенә эретелгән май (суынган булырга тиеш), аннары каймак салып кабат болгатырга. Онга көпшәкләндергеч салырга һәм барысын бергә болгатырга.

Ярты камырга 2 аш кашыгы какао салырга. Аннары табаны майларга, таба уртасына 1 кашык ак, 1 кашык какаолы камырны чиратлап салып, «зебра» ясарга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар