Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңә зыян китермичә генә, бакча йортын бүләккә биреп яки васыять итеп буламы?

Бер хатын авырып киткәч, улы бөтен милеген үзенә күчергән һәм сатып җибәргән, аннары әнисен мыскыл итеп яши башлаган.

news_top_970_100
Үзеңә зыян китермичә генә, бакча йортын бүләккә биреп яки васыять итеп буламы?

Әгәр балалар җир участогы яки бүтән күчемсез милекне бүләккә сораса, нәрсә эшләргә? Исән чакта үзеңнең мөлкәтеңне туганнарга һәм дусларга бүләк итү яки нотариуска барып, васыять төзү турында «Челнинские известия» сайты яза. 

Моны ничек эшләү турындагы сорауга юристлар бертөрле генә җавап бирми. Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге адвокаты Альбина Гыйльфанова әйтүенчә, бүләк итү контрактлары һәм васыятьләр турында бәхәсле мисаллар бик күп.

«Россия Федерациясенең Гражданнар кодексының 572 статьясы нигезендә, бүләк итү килешүе нигезендә, бер як икенче якка милекне яки милек хокукын бирә ала. Васыять закон белән билгеләнгән формада ясала һәм нотариус яки бүтән вәкаләтле юридик зат тарафыннан раслана. Бар кеше дә васыятьне берничә тапкыр ясый ала. Васыять мәрхүмнең инвалид туганнары мәнфәгатьләрен бозса, килешү бәхәскә урын калдыра. Үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый торган кеше төзегән васыятьнең хокукый көче юк», — ди Альбина Гыйльфанова.

Адвокат суд практикасыннан мисал китерә. Олы яшьтәге хатын-кыз, бакчачылык ширкәте әгъзасы, үз улына бүләк итү турында килешүне дөрес түгел дип тану өчен судка мөрәҗәгать итә. Озакка сузылган суд процессы 2020 елның августында тәмамлана. Ана кеше лифт шахтасына төшеп имгәнә, ул инвалид кала. Яраланганчы да берничә авыруы булган урта яшьтәге хатын-кыз мораль яктан да зыян күрә.

Улы, әнисенең авыр хәлен белеп, аңа бакча йортын һәм җир участогын, аннары әнисе яшәгән өч бүлмәле фатирны да бүләк итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Әнисе барлык документларга кул куя һәм улы бөтен мөлкәтнең тулы хуҗасы булып кала. Шулай итеп бу хатын-кыз бөтен мөлкәтен югалта. Озакламый улы фатирга күченә һәм бакча йортын сатарга җыена. Моннан тыш, бүләк итү килешүендә ананың фатирда яшәве турында бернинди пункт та булмый. Олы яшьтәге хатын-кыз өчен тәмуг башлана. Улы һәм килене, аның фатирына күченеп, үзләренең яшәү урынын арендага бирә, авыру ананы мыскыллый башлыйлар. Чөнки ул инде фатир хуҗасы булмый.

Җәмәгать оешмасы пенсионерга судка мөрәҗәгать итәргә булыша. Бу очракта психологик һәм психиатрик экспертиза үткәрелә. Суд алдагы килешүләрне яраксыз дип игълан итә. Эксперт нәтиҗәләре нигезендә, бүләк итү турында килешүләр төзелгән вакытта ана үз гамәлләре өчен җавап бирә алмаган дигән нәтиҗә чыгарыла.

Барысы да яхшы тәмамлана. Фатир һәм җир участогы булган йорт бу хатын-кызга кире кайтарыла. Ләкин гаиләдә тынычлык кына кабат урнашмый.

«Мөлкәтен башкаларга бирергә теләгән һәркемгә шуны киңәш итәр идем: бүләк итү турында килешү теркәлгәнче, моның кичектергесез ихтыяҗ микәне турында уйлагыз. Бәлки васыятьнамә төзү яхшырактыр. Килешү теркәлгәнче, адвокат белән киңәшләшегез», — ди Альбина Гыйльфанова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100