Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үзе яшәгән вакытта Гөлшат Зәйнашева язган шигырьләрнең кыйммәтле шедеврлар икәнен белмәдек"

Күренекле шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1960-1990 елларда татар җыр сәнгатен тулысынча биләп ала. Һәр җырчы аның иҗатыннан үзенең репертуарын баета, концерт программасын бизи. Шагыйрәнең шигырьләре, җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши. Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган концертта аның халыкчан җырлары яңгырады, аңа багышланган яңа китап та тәкъдим ителде. “Татар-информ” хәбәрчесе әлеге кичәдә Гөлшат Зәйнашева белән аралашкан, бергә эшләгән кешеләр белән сөйләште һәм аларның истәлекләрен барлады.

news_top_970_100
"Үзе яшәгән вакытта Гөлшат Зәйнашева язган шигырьләрнең кыйммәтле шедеврлар икәнен белмәдек"

Гөлшат Зәйнашева – җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә. Аның лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре дә нәкъ менә шул жанрда ныграк ачыла. Шагыйрәнең халык җыры традицияләре калыбында язылган. Нигездә, мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлеккә бәйле темаларга язылган лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, идея-хис бөтенлеге һәм музыкаль аһәңе белән аерылып тора. Шуңа күрә Зәйнашеваның шигъри иҗаты музыка әһелләренең игътибарын һәрвакыт үзенә тартып килгәндер дә.

Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган. Аларның күбесе, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессионал җырчыларның озак еллар буе даими башкара торган тотрыклы репертуарына әйләнә. “Туган җирем —Татарстан”, “Китмә, сандугач”, “Менәргә иде Урал тауларына”, “Күл буена килсәң иде”, “Кояш гомере”, “Аерылмагыз”, “Туган авылым урамы” кебек җырлар татар җыр сәнгатенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

Шагыйрәнең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 90 ел тулуга багышланган концертында “Шигырьләр, пьесалар, хатирәләр” дигән китабы тәкъдим ителде. Концертта әйтелгәнчә, ике томлы җыентыкны чыгаруда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышкан. Ә концертның төп оештыручылары – Гөлшат Зәйнашеваның кияве – Рафаэль Шакирьянов һәм кызы Асия Зәйнашева.

“Гөлшат Зәйнашеваның кызы мине профессиональ җыр дөньясына кертеп җибәрде”

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри:

“Гөлшат апа белән дуслыгыбыз минем балачагыма барып тоташа. Сигез яшь тулганда О.Л.Лундстрем исемендәге 16 балалар мәктәбенә хор-дирижерлык классына Асия Зәйнашева дигән укытучыга килеп эләктем. Ул вакытта Асия Мөхәммәтовнаның кем кызы булганын бөтенләй белмәдем. 

Уку елы башлангач, Асия апа “Айсылу” вокаль ансамблендә Гөлшат Зәйнашеваның сүзләренә язылган җырларны өйрәтә башлады. Шунда мин Асия Мөхәммәтовнаның нинди олы шәхеснең кызы икәнен аңлый башладым. Моңа бик сөендем, чөнки ул вакытта Гөлшат апаны ишетмәгән-белмәгән кеше юк иде. Аның шигырьләренә язылган җырлар радио дулкыннарында, телевидениедә, сәхнәләрдә гел яңгырап торды. Шулай итеп, Гөлшат Зәйнашева белән мин аның җырлары аша таныштым.

Асия апада уку минем өчен икеләтә бәхет иде, чөнки нәкъ менә ул мине профессиональ җыр дөньясына кертеп җибәрде. Музыка мәктәбендә укыган чордагы репертуарның күп өлешен Гөлшат апаның җырлары тәшкил итте. Аның җырлары мәгънәле, кызык темалардан гыйбарәт, шул ук вакытта, милли, татар теленә мәхәббәт уята иде.

Гөлшат апаның балалар өчен язылган җырлары мәгълүм. Заманында “Йокла, куяным” җырын җырлап йөрдем, хәзер инде мин аны йоклатканда үземнең балаларыма җырлыйм. Гомумән, Гөлшат Зәйнашеваның балалар өчен истә кала торган, татар телен камил өйрәнергә булыша торган җырлары күп. Гөлшат апаның миңа атап язган “Минем исемем Айгөл” (Г.Зәйнашева сүз., Г.Беляева муз.) дигән җыры да бар, мин аны бик кадерләп башкарам.

Соңыннан, Гөлшат апа белән дуслыгыбыз тагын да якынайды: без гаиләләр белән дә аралаша башладык, бер-беребезгә кунакка йөрешкәнне дә хәтерлим. Бигрәк тә минем әтием Әнвәр Хәйри (татар галиме, язучы, публицист – ИТ) белән Гөлшат апаның серләре бетмәс-төкәнмәс иде: тарих, татар теле теленә кагылышлы темаларга сөйләшергә яраттылар.

Хәзер дә аны җылы хисләр белән искә алам, ул һаман да күз алдына җылы шәлен ябынган “җылы апа” булып килеп баса. Юмор сөючән, югары культуралы, җор телле шәхес булды”.

“Гөлшат апа балаларга дәү әни, ә безгә әни кебек иде”

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Гөлнара Беляева:

“Мин Гөлшат апа белән аның кызы – Асия Зәйнашева аша таныштым. Асия белән Казан консерваториясен бетерсәк тә, без төрле юнәлешләрдә укыдык, ул елларда сөйләшмәдек дисәк тә була. Аның белән 1993 елда балалар җыры конкурсында бергә туры килдек тә, тыгыз аралашып киттек. Асия белән без уртак проект башкарып чыгарга булдык, ул – Гөлшат апаның балалар өчен язылган “Без – табигать дуслары” дип аталган иң беренче фильм-концерты иде, мин Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләренә көй иҗат иттем. Гөлшат апа белән якыннанрак шул фильмны төшергән вакытта таныштым. Съемка барган вакытта ул сумкасына бер кочак ашамлыклар тутырып килеп, балаларны сыйлады. Гөлшат апа балаларга дәү әни, ә безгә әни кебек иде”.

Фото: Гөлнара Беляева, шәхси архив.

Съемкалардан соң Гөлшат апа мине, режиссер Нурания Җамалины, кызы Асияне үзенең ике катлы агач дачасына чакырды. Без үзебез белән тәм-томнар алып килдек, табын әзерләргә тотындык. Гөлшат апа безне күрде дә: “Стоп! Беркем дә бернәрсә дә эшләми. Кояшта кызыныгыз, ял итегез. Барысын да үзем эшлим”, - диде. Ул безгә чөгендер ашын пешерде. Аның тәмлелекләрен күрсәгез! Минем гомердә дә андый ашны ашаганым булмагандыр. Гөлшат апа бик оста пешерүче иде! Хәтта шашлыклар да Гөлшат апа кулыннан пешерелде.

Гөлшат Зәйнашеваны беренче тапкыр күрүгә, мин куркып калдым, таләпчән кебек тоелды ул миңа. Аралашканнан соң, Гөлшат апа миндә гаҗәеп хисләр калдырды. Ул гади ханымнардан киеме белән, кешегә булган мөнәсәбәте белән аерылып тора иде. Шул ук вакытта Гөлшат апа бик хисле кеше булды. Ул табын артында мәзәкләр түгел, ә тормышта булган кызыклы хәлләрне сөйләде, без тәгәрәп көлә идек. Ул бик көләч һәм ихлас күңелле булды.

Җырлардан торган уртак фильм бик уңышлы булды, ул “ТНВ” каналыннан күп тапкыр кабатлап күрсәтелде, аны бар кеше дә ошатты. 

Шуннан соң ул миңа балалар өчен язылган “Дустың бака булса” спектаклен тәкъдим итте. Бу әсәргә дә музыка язылды, тик финал өлешендә җыр юк иде. Мин көйне иҗат иттем, ә текст юк. Шулвакыт Гөлшат апага үтенеп шалтыраттым, спектакльнең соңгы өлешенә җыр кирәк иде, дип сорадым. Язылачак җырның ритмын әйттем. Ул: “Минем әлегә вакытым юк, бер атнадан соң шалтыратырсың”, - диде. Мин биш куллап риза булдым, әлбәттә. Биш минут та үтмәде, телефоным шалтырады. “Әйдә, каләмеңне ал, текст әзер!”, - дип әйтеп салмасынмы Гөлшат апа! Мин шаккаттым. Чөнки әзер ритмга, көйгә текстны туры китереп язу бик кыен эш. Ул биш минут эчендә әзер көйгә текст язып бирде. Талант димичә, нәрсә дип әйтеп була соң?

Гөлшат Зәйнашева минем абыем – Шамил Тимербулатовны (татар композиторы – ИТ) әниләрчә яратты. Ул аңа юмор белән “Гөлшапата” дип дәште. Без бер-беребезне Гөлшат апага көнли идек. Миңа Гөлшат апа абыйны күбрәк яраткан кебек тоела иде, ә Шамил абыйга киресенчә. Гөлшат апа Шамил абыем белән зурлар өчен, ә минем белән балалар өчен әсәрләр язды. Шуңа күрә, без бер-беребезгә комачауламадык, гел булышып тордык.

Гөлшат апа шигырьләрне үтә дә тиз яза иде, ул Аллаһы Тәгалә биргән талантны дөрес юнәлештә чынга ашыра алды. Аның белән балалар өчен илледән артык җыр иҗат иткәнбез. Соңыннан, режиссер Нурания Җамали безне телевидениегә җәлеп итте, Гөлшат апа балалар өчен язылган тапшыруларның сценарий авторы булды. Иҗат буенча уртак проектларыбыз бихисап: “Без – табигать дуслары”, “Көмеш тавышлар”, “Җырлы саннар”, “Җәйнең җиде төсе” фильм-концертлары телевизор экраннарында күп тапкыр күрсәтелде. Алар “ТНВ” каналының Алтын фондына керде.

Гөлшат Зәйнашева белән иҗат иткән балалар җырлары 1997 елдан бирле хәзергәчә җырланыла, алар классик җырларга әйләнде дисәк тә, ялгыш булмас. Бу – Гөлшат апаның даһилыгы, чөнки җыр текстлары шулкадәр мәгънәле һәм гади. Ул – композиторларның илһамчысы да. Аның көйгә салынмаган шигырьләре күп әле. Аның җырлары мәңге яңгырасын иде, алар югалмаска тиеш”.

“Гөлшат Зәйнашева тарафыннан язылган җыр начар була алмый”

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев:

“Гөлшат Зәйнашева бик җитди кеше иде, чөнки китап нәшриятында эшләү зур җаваплылыкны сорый (1952-1963 елларда ул китап нәшриятында әдәби редактор булып эшли – ИТ). Андагы саллылык һәм таләпчәнлек көчле: ул әйтсә, аны тыңларга туры килә иде.

Фото: Салават Камалетдинов

Аның 1960-1980 елларда иҗат ителгән җырлары әле дә хит булып яңгырый. Ул елларда цензура көчле: худсовет бар. Шул ук вакытта халык та, җырчылар да яратырга тиеш. Гөлшат Зәйнашеваның текстлары булмаса, композиторлар ул җырларын иҗат итә алмас иде. Ул сәясәткә дә катышмаган, халыкчанлыктан да аерылмаган. Чыннан да, Гөлшат Зәйнашева тарафыннан язылган җыр начар була алмый.

Хәзер татар эстрадасы җырчылары авангард җырлар җырлый. Ләкин иң урынлы, гади, матур итеп язылган текстлар хәзер юк. Ул безгә элек оригиналь түгел, ә баналь кебек күренә иде. Гөлшат апа сүзләрне энҗе кебек тезеп куючы булган ул! Аның шигырьләре ничә дистә еллар буена яши, чөнки ул эстраданың да, профессиональ җырның да классигы. Үзе яшәгән вакытта ул язган җырларның һәм шигырьләрнең никадәр дәрәҗәдә кыйммәтле “шедевр” икәнен белмәдек, табигый дип кабул иттек”.

“Сүзләрне алмаштырып җырларга рөхсәт бирмәде”

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Зөлфия Шакирова:

“Гөлшат Зәйнашева безнең гаиләбез өчен бик якын һәм кадерле шагыйрә. Беренче тапкыр Татарстанга килеп, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлагач, сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов миңа, яшь җырчы буларак, үзенең Гөлшат апа сүзләренә язылган “Яшел чирәм” дигән җырын бирде.

Ул вакытта шагыйрәне якыннан белми идем, җырны тиз генә өйрәндем дә, радиога барып яздырырга булдым. Әмма җыр Алтын фондка үтмәде. Гөлшат апа бик каты бәйләнде, диделәр. Ул вакытта худсовет бар иде, анда Гөлшат Зәйнашева, Рафаэль Ильясов, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллиналар утырды. Җырны яңадан яздырырга куштылар. Икенче көнне филармониягә барсам, миңа хат ята. “Сеңлем, бу – Гөлшат апаң Зәйнашева. Минем сиңа җырлау буенча бер сүзем дә юк, шундый матур башкаргансың. Тик җырда син сүзләрнең урыннарын алмаштыргансың. Алыштырма, мин язганча җырла. Бу җырыңны радиога кабаттан яздыр әле”, - диелгән хатта. Ул язган хатлар миндә бүгенгәчә саклана. “Яшел чирәм” җырын мин яңадан барып яздырдым, нәкъ Гөлшат апа кушканча.

Фото: Расих Фәсхетдинов

Җырчылар өчен кайбер сүзләр, авазлар җырлар өчен уңайсызрак була да, без үзебезчә җайлап башкарабыз. Әмма Гөлшат апа бу әйбергә рөхсәт бирми торган иде. Бу җырны тамашачылар да яратты, кая гына барсам да, сорап җырлата иделәр.

Гөлшат апа безне Җәвит белән шулчаклы яратты, концертларыбызга йөрде. Үзе белән дә концерт куйганыбыз булды. Бервакыт Тукай клубында Гөлшат апаның юбилеена багышлап, концерт үткәрдек. Ул концертлар да алып барды, оста актриса да булды. Концерттан соң, Гөлшат апа зур бәлеш пешереп алып килде, аның бәлеше белән чәй эчкәнем хәтеремдә калган. Өемә кайтып, әниемнең бәлешен авыз иткән кебек булдым. Аның тәмлелеге бүгенгедәй тел очымда калды.

Гөлшат апа бервакытта да үзен бөек шагыйрә итеп тотмады, аның белән күрше апа белән сөйләшкән кебек сөйләшеп була иде.

Авырый башлагач, Җәвитне чакырып алды да, аңа юмористик әсәр бирде. Мин бала белән өйдә калдым, Җәвитнең чыгышына бара алмадым. Шулвакыт Гөлшат апа миңа багышлап, “Син – яфрак, ә мин – чәчәк”, дип шигырь язып җибәргән иде. Үземнең җырлар китабымны да шул исем белән чыгардым.

Мәктәптә төрле җырлар башкарырга туры килгәндә, җырның авторын белмәгән очракта да аптырап калмый идек, Гөлшат Зәйнашева дип әйтә идек. Чөнки ул вакытта безнең өчен Гөлшат апа чын “җырчы шагыйрә” булды”.







“Кеше китә – җыры кала”, диләр. Әмма ләкин шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны китмәде диясе килә, чөнки әле ул моңлы җыр, шигърият булып бик озак еллар татар милләтендә яшәр.



  • Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Тукай районы (ул вакытта ТАССРның Чаллы кантоны) Иске Теләнче авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укый. Беренче шигырьләр җыентыгы - «Тыңларсыңмы җырларымны» 1958 елда чыга. Соңыннан ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100