Үзе ясаган шартлаткыч аркасында, 16 яшьлек баланың кул чугы өзелгән
Үзе ясаган шартлаткыч аркасында, 16 яшьлек баланың кул чугы өзелгән
Ялта шәһәрендә ясалма шартлаткыч җайланма шартлап, бер баланың кул чугы өзелгән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Шәһәр мэры Алексей Челпанов сүзләренчә, 16 яшьлек үсмер фейерверклардан шартлаткыч пакет ясаган. Шушы пакет аның кулында шартлаган. Малайның кул чугы өзелгән, бите бик каты пешкән. Хәзерге вакытта яшүсмер хастаханәдә ята, аның хәле бик авыр.
Кырымның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге вакыйганың ничек килеп чыкканын тикшерә. Оперативниклар фикеренчә, бу көнкүрештә килеп чыккан хәл.
Кырым Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, малайны Ливадия хастаханәсенә китергәннәр.