news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үзе йөри алмый торган тугыз яшьлек кыз бакча йортында янып үлгән

Үзе йөри алмый торган тугыз яшьлек кыз бакча йортында янып үлгән

news_top
Үзе йөри алмый торган тугыз яшьлек кыз бакча йортында янып үлгән
Башкортстанның Кушнаренков районында урнашкан "Якорь" бакчачылык ширкәтендә 25 октябрьдә янгын була. Биредә 9 яшьлек кыз бала янып үлә. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 

Соңрак ачыкланганча, туганнары баланы ялгызын гына өйдә калдырган. Кыз инвалид булган һәм үзе йөри алмаган. Бу турыда 28 октябрьдә Башкортстан хакимиятендә оператив киңәшмәдә Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләгән.

"Кыз үзе йөри алмый. Аны бакча йортында ялгызын гына калдырып чыгып китәләр. Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмаска чакырабыз", - дигән ул.

Узган атнада Уфада ике бала биек йортта тәрәзә төбенә менгән. Алар янына коткаручылар чакыртканнар. Бу балалар да ябык фатирда ялгызы гына калдырылган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар