Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзең турында сер итеп сакларга кирәкле ун факт

Тормыштагы кайбер әйберләрне үз эчеңдә сакларга кирәк.

news_top_970_100
Үзең турында сер итеп сакларга кирәкле ун факт
pixabay.com

Кешегә үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тойсын өчен башкалар белән аралашу, мәгълүмат алмашу бик мөһим. Ләкин «Дәшмәвең - алтынга тиң» дигән әйтем дә бар бит әле. Тормыштагы кайбер нәрсәләрне эчендә сакларга кирәк. Үзең турында сөйләргә ярамаган ун тормыш аспектын InfoHome онлайн журналы яза.

1. Сәламәтлек. Ничек кенә уртаклашасыгыз килсә дә, чит кешеләргә операциягезнең уңышлы узуы турында сөйләргә яки, киресенчә, сәламәтлек белән бәйле проблемаларга зарланырга кирәкми. Беренче очракта бу мәгълүмат башкаларда көнләшү хисе уятырга, ә икенчесендә - сезгә начарлык теләүче кешеләргә барып ирешергә мөмкин. 

 2. Балалар. Һәр әнинең баласының уңышлары белән мактанасы килү - табигый. Кайбер очракта әтиләргә дә бу теләккә каршы торуы авыр була. Ләкин балаларыгыз турында сөйли башлаганчы, сабыйларның энергетикасы бик сизгер икәнне искә төшерегез. Балаларга күз бик тиз тия. Начар күңелле кешеләр фотосурәт аша да балага зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә сабыйларыгызның фотосурәтләрен социаль челтәрләргә куймаска тырышыгыз. 

3. Финанс хәл турында да чит-ятларга чыгып кычкырырга ярамый. Телегез тик тормау аркасында, намуссыз кешеләргә юлыгып, акчаларыгыздан колак кагугыгыз бар. Шулай ук һәр почмакта үзеңнең бай булуың турында сөйләп йөрү тирә-юньдәгеләрдә көнләшү хисе тудырачак. Сезгә карата булган көнчелек хисе кереп торучы акча агымына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

4. Уңышлар һәм уңышсызлыклар. Сезнең уңышларга бары тик иң якын кешеләрегез генә сөенә. Шуны истә тотыгыз. Калганнар көнләшәчәк. Гайбәтләргә урын булдырмас өчен, читләргә уңышсызлыкларыгыз турында сөйләүдән тыелыгыз. 

5. Киләчәк планнарыгыз һәм хыялларыгыз. Беркайчан да чит кешеләргә киләчәккә планнарыгыз турында сөйләмәгез. Беренчедән, көндәшләрегез әлеге хыялны тормышка ашырырга комачауларга мөмкин. Икенчедән, кеше үз планнары турында еш сөйләсә, аларны тормышка ашыру өчен кирәк булган энергия буш сөйләшүләргә сарыф ителәчәк. Акыллы кешеләр үз планнарын сер итеп саклый.

6. Төшләр. Төшләр кешенең энергетикасы, аның эчке дөньясы, хис-кичерешләре белән тыгыз бәйләнгән. Чит кешеләргә төшләрне сөйләргә ярамый. Чөнки ят кешеләр арасында энергетик вампирлар булуы бар.

7. Шәхси тормыш. Монда барысы да аңлашыла инде. Үзегез турында гайбәтләрдән өстен калырга теләсәгез, шәхси тормышыгызны бик эчендә саклагыз. 

8. Дин. Һәркемнең күңеленә якын булган динне тотарга хакы бар. Шуңа күрә башка кешеләрнең диннәрен хурлап, үзеңнең динеңнен өстенлеге турында сөйләп йөрергә ярамый.

9. Хәйриячелек. Күпчелек кешеләр хәйриячелек белән кешеләргә ярдәм итү өчен түгел, ә танылу максатыннан шөгыльләнә. Игелекле эшләрегез турында үзегез генә белегез. 

10. Пластик операцияләр. Чит кешеләргә сезнең йөз-кыяфәтегезне яхшыртучы процедуралар турында сөйләү, гомумән, кирәкми. Әгәр тирә-юньдәгеләр бу хакта белеп алса, матур тышкы кыяфәтегез турында комплиментларны көтеп тә ала алмассыз. Аның каравы көндәшләрегезнең, сез уйлап та карамаган операцияләрне "ул шуны ясатты" дип сөйләп йөрүләре бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100