«Үзең тотып аша!» — Фирдүс Тямаевка кармак бүләк иткәннәр
Тамашачы балыкка йөрү, әмма балыкны кибеттән алып кайту тәҗрибәсе белән дә уртаклашкан.
Фирдүс Тямаевның концертына килгән бер ир-ат сәхнәгә менеп, җырчыга кармак бүләк иткән. Кеше алып килгән пирог, бәлеш, казны гына ашап ятма. Үзең тотып аша», — ди тамашачы.
Балыкчы балыкка барып, балыкны хатынга кибеттән алып кайтып бирү серләре белән дә уртаклаша.
Җырчы видео янына: «Кем минем белән балыкка бара?» - дип тә язган. Комментарийда теләк белдерүчеләр бар. Инстачылар үткен абыйны хуплап, шат смайликлар калдырган.