"Үзеңне үзең мактамасаң..." Гөлназ Асаева, үзенең популяр булмавын әйтеп, пост чыгарган
Гөлназ Асаева бер минутлык постында үзенең популяр булмавы хакында ике тапкыр әйтә.
"Мин үземне әллә нинди популяр дип әйтә алмыйм. Әмма мин гел үз тамашачыма тугры булырга тырышырмын. Ә инде популярлыкка килгәндә, үземне популяр дип санамыйм, әмма үземнең тамашачым бар", - ди Гөлназ Асаева.
Гөлназ максатына ирешкән. Укучылары: "Гөлназ, син нык популяр", - дип, Гөлназ теләгән җавапны язганнар.