Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңнең иң яхшы ир белән яшәвеңне аңлау өчен биш билге

Хатынннар ирем начар дип хафаланган чакта, иң шәп ирнең биш билгесе белән танышып алу файдага булыр.

news_top_970_100
Үзеңнең иң яхшы ир белән яшәвеңне аңлау өчен биш билге
https://pixabay.com/

Хатыннар арасында иреннән зарланучылар шактый. Тик бу дөньяда идеаль кешеләр булмый. Нәкъ менә синең ирең башка хатыннар хыяллана торган чын ир булуын күрсәтә торган берничә билге бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

1. Ул буш вакытын синең белән уздырырга ярата. Бергәләп нәрсә эшләвегез мөһим дә түгел. Ул буш вакытын синең белән үткәрә. Ял көнендә чыгып китәргә атлыгып тормый, дуслары янына да, барларга да китми. Ир-ат буш вакытын хатыны белән уздырырга теләү аның хатыны белән бергә буласы килүе турында сөйли.

2. Үзе белгәннәрне хатыны белән уртаклаша. Ярата торган ир үзе белгән бар әйберне дә хатынына өйрәтергә тырыша. Хатыны булдыра алмаса да, ул моңа ачуланмый. Ир хатынының барысын да бик тиз өйрәнеп бетерә алмавын аңлый.

3. Ир хатыны турында кайгырта. Яхшы ир һәрчакта да хатыны турында борчыла, аны югалтудан курка. Ул хатыны тормышында бар нәрсә дә яхшы булуын тели, моның өчен барысын да эшләргә тырыша.

4. Ир хатынына гел ярдәм итә. Һәркемне дә аңлау, ярдәм итү кирәк. Ярата торган ир хатынына әйтү өчен яхшы сүзләр таба. Әгәр хатынның күңелсезлекләре килеп чыкса, ир аңа шуларны чишәргә ярдәм итә. Авыр чакта булыша.

5. Хатынның кәефе булмаса, яхшы ир аның күңелен күтәрә. Хатын кәефсезләнсә, күңелсезләнеп йөрсә, ире аңа ярдәм итә, ул елмайсын өчен тырыша. Кызыклы әйбер сөйли. Яхшы ир хатынына күңелсез уйларга чумарга ирек бирми.

Һәрхәлдә, киңәшләр сайты шулай дип ышандыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100