Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзең үлгәч багышлар өчен «Йәсин» яки тулы Коръән укытып кую рөхсәт ителәме?

Олыгайган саен, кеше ахирәт тормышы турында еш уйлана, үзенчә хәстәрлек эшләрен дә башлый. Хәтта үлгәнче үк үзенең рухына багышлап Коръән укытып куючылар да бар.

news_top_970_100
Үзең үлгәч багышлар өчен «Йәсин» яки тулы Коръән укытып кую рөхсәт ителәме?
https://pixabay.com/ru

Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге мәсьәләгә түбәндәгечә якын килергә кушкан:

«Үзең исән вакытта гына изгелек эшли аласың бит. Үлгәч эшли алмыйсың. Шулай булгач, үзең исән чагыңда укы да укы. Укы да, укыттыр һәм ул югалыр дип һич шик тотма. Синең һәрбер эшең шул минутта гамәл дәфтәреңә язылып бара. Коръәннең „Зөлзиләт“ сүрәсендә болай дип әйтелгән: кем бер тузан кадәр генә изгелек кылса да, үзенә әйләнеп кайта, бер тузан кадәр явызлык кылса да, үзенә әйләнеп кайта. Ә инде укыганыңны үлгәч багышлар өчен саклап тора алмыйсың бит. Син үлгәч, дога кылырлык кешең калса, ул кылыр. Ул укып, үзенең укыганының савабын сиңа багышлап, Аллаһыдан ирештерүен сорап, дога кылыр. Аллаһының күрүче-ишетүче һәм һәрнәрсәне югалтмыйча гадел хөкем итүче икәнлегенә иманнарыбызны камил, нык тотарга тиешбез».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100