Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үзе кереп утырды": Бер хатын ике яшьлек баланы кибеттә саклау камерасына бикләп калдырган

"Үзе кереп утырды": Бер хатын ике яшьлек баланы кибеттә саклау камерасына бикләп калдырган

news_top_970_100
"Үзе кереп утырды": Бер хатын ике яшьлек баланы кибеттә саклау камерасына бикләп калдырган
Сергиев Посад шәһәрендә ике яшьлек баланы кибеттәге саклау камерасына бикләп куйганнар. Аны әнисе супермаркетка алып килгән һәм шулай калдырып торган. Бу турыда "Подмосковье сегодня" басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Кибет хезмәткәрләре бала елаган тавышны ишетеп ала. Алар саклау шкафын ача һәм эчтә утырган нәни малайны күреп ала. Шаһитлар сүзләренчә, бала бик нык куркып елаган.

Әлеге хәлне күреп торучылар баланың анасына кисәтүләр яудырган. "Ул үзе шунда кереп утырды, мине әйберләр сатып алырга җибәрде", - дип җавап биргән бу хатын. 

"Мин әлеге вакыйганы видеога да төшермәкче идем, ләкин хатын баласын кисәк кенә тартып алды һәм чыгып качты", - дип сөйләгән әлеге хәлне күреп торган бер сатып алучы.

РИА Новости агентлыгына өлкә буенча Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100