Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Жди меня» аша да эзләделәр – күрше абый үтергән баланы көнбагыш басуында тапканнар

news_top_970_100

Кубаньда яшәүче ир-атны 7 ел элек кыз баланы үтерүдә гаеплиләр. Кыз бала Звезда бистәсендә 2016 елда югала. Хәзер Краснодар крае суды 65 яшьлек Николай Мишинга хөкем карары чыгарачак. Аны 8 яшьлек Софияне (исеме үзгәртелә) үтергән өчен икенче тапкыр хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

1 классны тәмамлаган кыз 20 июньдә үги атасы белән комбайнда йөрергә бара. Йөреп туйгач, бала өйгә кайтып китә. Тик ул өйгә башка кайтмый инде. Баланы 4 ел эзлиләр, «Жди меня» тапшыруына да мөрәҗәгать итәләр. Җинаять эше ачыла, хокук саклаучылар туганнарын, үги атасын, күршеләрне тикшерә, тик эзләр булмый.

Аннары тикшерү «баланың ничек үлүе билгеле булды» дигән ялган хәбәр тарата. Имеш, аны этләр талаган, мәетен кемдер тапкан, тик җаваплылыктан куркып, калдыкларны яшергән. Тикшерүчеләр җинаятьчене шулай алдап чыгармакчы була. Һәм чыннан да бу ялган ярдәм итә.

Бераздан стеналарда, гаражларда сызымнар барлыкка килә – алар Софияне җирләү схемасы була. Шулай итеп баланың калдыкларын күрше авыл басуында табалар. Экспертиза ачыклаганча, баланың башына авыр әйбер белән бәргәннәр.

Шәһәрдә таралган схемалар авторын язуына карап эзлиләр. Шулай итеп София яши торган йорт коймасы аша яшәүче гадәти пенсионерны да тикшерәләр. Ул хатыны белән яхшы гына өйдә яши. Николай Мишинның үз баласы булмый, хатынының кызы да үсеп беткән. Пенсиядәге Мишин-комбайнчыны авыл хуҗалыгы эшләренә чакыралар. Ул көнбагыш өчен сукалаган басу җире Софиянең гәүдәсен күмгән урын булып чыга.

Тикшерү барышында аның гаражында шәһәр янындагы басуларны эшкәртү схемалары табыла, алар шәһәрдә алдан таралган Софияне җирләү схемасына охшаган була. Экспертиза Мишинның язу үрнәге шуңа туры килүен раслый. Пенсионерны кулга алалар. Ул шунда ук күрсәтмә бирә – кызның кабере схемасын ул ясаган. Ул хәтта үтерүдә гаебен дә таный, җентекләп сөйләп тә бирә.

Фаҗига булган көнне София күрше ишегалдына кергән, машина төзәтүче хуҗа абыйга комачаулый башлаган. Ир-ат ярсыган һәм кул астында булган авыр әйбер – зур чүкеч белән бәргән. Баланы үтергәнен аңлагач, машинага салып, басуга алып барып, күмеп куйган.

Ләкин аннары Мишин присяжныйлар судында күрсәтмәләреннән баш тарта. 2020 елгы присяжныйлар аңа ышана һәм аклый, Мишинны суд залында азат итәләр. Ул иректә озак булмый. Дәүләт гаепләүчесе присяжныйлар карарына шикаять итә, эшне кабат карый башлыйлар. 2023 елның җәендә яңа присяжныйлар Мишинны гаепле дип таба. 24 августта аңа хөкем карары игълан ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100