Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзбәкстан Самарада хуҗа булмакчы: Аксак Тимергә борынгы татар җирендә һәйкәл кирәкме?

Үзбәкстан хакимиятенең Самара өлкәсе Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итүе татар халкын аптырашта калдырды. Татарларның әби-бабалары яшәгән канкойгыч сугыш урынында йөз меңнән артык кешене суеп үтергән әмиргә һәйкәл кую гадел булырмы?

news_top_970_100
Үзбәкстан Самарада хуҗа булмакчы: Аксак Тимергә борынгы татар җирендә һәйкәл кирәкме?
Аксак Тимергә Ташкентта куелган һәйкәл, pixabay.com

«Татар халкы суелып калган җирдә Үзбәкстан хакимияте хуҗа булырга тели»

Һәйкәл куюга конкурс турында Үзбәкстан Министрлар Кабинетының карары чыкты. Монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш.

Хәбәр таралудан соң, барлык Татарстан тарихчылары аякка басты. Татарларның элекке җире — хәзерге Самара өлкәсендә йөз меңнән артык татар халкы ятып, суелып калган җирдә Үзбәкстан хакимияте үз каһарманына һәйкәл куйдырып, хуҗа булырга тели әллә?

Үзбәк халкының бу теләгенә Татарстан һәм Казахстан тарихчыларыннан тыш, Мәскәү галимнәре дә каршы чыкты. Узган атнада Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамышның бәрелешләренә багышланган семинарда Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсе рәисе, профессор Вадим Трепавлов гәрчә бу дәүләт (Алтын Урда) инде булмаса да, мәдәни традициядә, дәүләткә каршы оештырылган сугышның хәрби башлыкларына һәйкәл кую кабул ителмәгән, дип белдерде.

«Аксак Тимер безнең территориядә бернинди дә мәңгеләштерүгә лаек түгел. Беркемгә дә һәйкәл куярга кирәкми. Самара өлкәсе территориясендә чагатай олысына багышланган һәйкәл куюга каршыбыз. Хакимиятнең дөньяга карашын исәпкә алып, мөрәҗәгать төзергә кирәк», — диде рәис.

Семинар ахырында Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсе Самара өлкәсендә Урта Азия әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булулары турында Самара губернаторына мөрәҗәгать белән чыгачакларын әйтте.

Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев мөрәҗәгатьтә Самара җирлегендә әмир Тимергә һәйкәл куюга каршы булуларын белдерергә, Кондырча елгасы янындагы сугыш булган урынны ачыклау өчен фәнни эзләнүләрне көчәйтергә кирәклеген әйтергә җыенганнарын әйтте.

Самара өлкәсе мөфтияте: «Һәйкәлнең кирәге юк, ул табыну урыны кебек булачак»

Тарихи яктан карасак, Аксак Тимер нинди әмир булган? Аның яулап алудагы вәхшилекләрен дин белгечләре ничек бәяли? Алтын Урданың җимерелүендә аның өлеше барлыгы турында борынгы әдәбият һәм дин белгечләре сөйләде.

Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте Кондырча елгасы янында сугыш булган урынга шәһит киткәннәргә обелиск-мемориал куюны 2016 елда ук хуплаган булган. Документта Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның имзасы тора. Ул моны раслады:

— Элек сөйләнеп йөргәннәр иде, 2016 елда имза куйганым хәтердә. Мин тарих белгече түгел. Шулай да, һәйкәл куелуга мин риза түгел. Һәйкәлгә чәчәкләр салачаклар инде, ә ул нәрсәгә? Табыну урыны кебек булачак. Ислам динендә андый нәрсә юк. Дога кыла торган урын булса — рәхим итеп, әрвахлар рухына да дога ирешер иде.

 «Замандашы Әхмәт Үргәнчи аны кан эчүче, залим, гаделсез, кан агызучы дип әйтә»

КФУ профессоры, Алтын Урда чорын тикшергән галим, борынгы татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегулов Алтын Урда шәһәрләре җимерелүенең төп сәбәпчесе — Аксак Тимер һөҗүмнәре дип атады. Ул аның бу гамәлләрен берничек тә аклап булмавын һәм әмир Тимернең канкойгыч һөҗүмнәрдә замандашлары да гаепләгәнен әйтте:

— Аксак Тимернең канкойгыч сугышлары, агрессив сәясәте, яулап алулары үз чорындагы кешеләрнең үк ризасызлыгын, нәфрәтен уята. Шундыйларның берсе — XIV йөзнең II яртысында яшәгән сукыр шагыйрь Әхмәт Үргәнчи. Аксак Тимер исән вакытта аңа багышлап, курыкмыйча сатира жанрында шигырь яза.

Әхмәт Үргәнчи аны «кан эчүче», «залим», «гаделсез», «кан агызучы», «Аллаһы Тәгалә синең шушы явызлыкларың өчен тәмугка салыр, дөньяда безгә гаделлек, дуслык калыр», дип яза.

Туктамыш ханның илчесе Сәйф Сараи иҗат иткән «Сөһәйл вә Гөлдерсен» (1394) дастаны Аксак Тимернең һөҗүмнәре белән башлана. «Аксак Тимер Үргәнч шәһәренә гаскәр алып китте, кан агызды. Игенче өйләре ягылды утка, бөтен җирне туфрак белән тигезләде. Шул җиргә арпа чәчәргә боера», — дип яза. Сәйф Сараи шушы кан коюларга нәфрәтен белдерә.

Моны авторның фантазиясе дип әйтә алмыйбыз, бу хакта шул чорның тарихчылары, галимнәре дә теркәп калдырган. Мәсәлән, Шәрәф әд-дин Йәзди Үргәнчне җир белән тигезләвен, шәһәрне тәмам юкка чыгаруын яза.

Аерым чыганакларда бик күп корбаннарның булуы турында язалар. Багдадка киткән сәфәрендә Мәхмүд Сараи да аны тискәре рәвештә телгә ала.

Мөхәммәтҗан Сәфәргалиев дигән тарихчы «Саранскида Алтын Урданың җимерелүе» дигән китабында Шәрәф әд-дин Йәзди, Джон Эйзенхауэрдагы чыганакларга таянып, сугышта Алтын Урда ягыннан йөз меңнән артык кешенең һәлак булуы турында яза. 4 млн сарык, 40 мең мөгезле эре терлек, 500 мең ат, 500 мең әсир кулга алына. Аларның күпчелеге Урта Азиягә сөрелә, — ди Хатыйп абый.

«Сәмәрканд белән Бохара әби-бабаларыбызның байлыгына төзелгән»

— Аксак Тимер Сәмәрканд, Бохараны төзетә дип әйтәбез. Ул шәһәрләр әби-бабаларыбызның байлыгына төзелгән. Моны онытырга ярамый, — дип саный ул. — Алтын Урдада шәһәрләр гөрләп торган. Ә халыкның күпчелеге кырылган, таланган. Шуннан соң без мескенлеккә калганбыз.

Алтын Урданың төп халкын хәзерге татарларның әби-бабалары тәшкил иткән.

Безнең әдәбиятта Аксак Тимергә тискәре мөнәсәбәт. Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәд Әмин «Гыйкаб» («Үч алу») дигән шигырендә: «Үзе аксак, гаклы ахмак, үзе фетнә иясе. Золымын җиргә тарата, күп кенә галим-голяма, дин әһелләре шаһит булдылар ислам нуры илә. Ислам дөньясы аның фетнәсеннән вәйран булды (бәлагә юлыкты, һәлак булды). Ни җавап бирер Хода кашында ул — сораса Аллаһ шиддәтү-гыйкап илә?» — дип яза.

XIX гасыр уртасында татар шагыйре Гали Чокрый да аны үткен сүзләр белән тәнкыйтьли, явызлыгын күрсәтә. Аксак Тимерне идеаллаштыру, пьедесталга күтәрү һич тә акылга сыя торган әйбер түгел. Ул бит кешеләрне үтергән, илләрне, халыкларны талаган. Кан коючыны милли геройга әверелдерү, аның турыда кинолар төшерү, аңа багышлап зурлап һәйкәлләр куюны аңламыйм.

Үзбәкстанда һәйкәл куялар икән — куйсыннар. Ә нигә аны Самара өлкәсенә кадәр килеп, безнең әби-бабаларыбызга каршы сугышкан, татар халкына күпме зыян китергән кешегә куярга? Кыскасы, аннан милли герой ясап, башка халыкларның мәнфәгатьләрен, аларның абруйларын юкка чыгарып, Аксак Тимерне күтәрү һич тә аклана торган әйбер түгел, — диде Хатыйп абый.

«Аның таланты һәм булганлыгы безнең Алтын Урданы җимерү хисабына юнәлтелә»

Профессор, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин фикеренчә, әмир Тимер — үзбәкләрнең «табышы». Башка халыклар аны үз юлбашчысы дип күрми:

— Аксак Тимер — Тимуридлар нәселенең күренекле вәкиле. Аксак Тимер татар фольклорында тискәре образ буларак бирелә. Язучы, тарихчы Мәргыйлан да Аксак Тимер турында тискәре карашта яза. Аңа Тимер алдында баш ияргә кушалар, ул: «Мин аның алдында баш ияргә дөя түгел», — дип кискен җавап бирә.

Тарихчы Хөсәен Әмирханов «Тәварихе Болгария» дигән китабында (1883) Мөхәммәд Әминнең «Гыйкаб» («Үч») дигән шигырен китерә: «Үзе аксак, гакылы ахмак», — диелә анда. Күп шәһәрләрне җимерүе хакында да әйтә. Исламга каршы булган, рухсыз кеше итеп тасвирлый. Ул Сәмәрканд хакименә тискәре мөнәсәбәтен белдерә.

Моннан тыш, татар халык иҗатында аңа карата тискәре сюжетлар күп. Ләкин Аксак Тимерне күпмедер дәрәҗәдә акларга тырышу да күренә. «Бу аның тормышында Аллаһның каһәре, шуның өчен аңа түзәргә кирәк», — дигән сүзләр бар. Күпчелек чыганакларда Туктамыш хан югары дәрәҗәдә, җылы тасвирлана.

Аксак Тимер — дөнья күләмендә билгеле әмир. Урта гасыр өчен яулап алу, җимерүләр хас. Кем көчле, хәйләкәр — шул җиңә, җимерә. Монголлар өчен — Чыңгыз хан, греклар өчен — Александр Македонский, үзбәкләр өчен, сүз дә юк, Аксак Тимер танылган һәм күренекле әмир булып санала. Аны үзләренең юлбашчылары итеп хөрмәтләүләренә бер дә аптырамыйм. Ул хәтта аларның табышы да.

Тарихта андый талантлы шәхесләр сирәк туа. Ләкин, нишләтәсең, аның таланты һәм булганлыгы безнең Алтын Урданы җимерү хисабына юнәлтелә. Аксак Тимерне бөтенләй каралтып күрсәтеп булмый, чөнки тарихи вакыйгалар бик катлаулы.

Минем фикеремчә, Аксак Тимер Болгар җирләрендә беркайчан да булмаган, ул Кондырча елгасында гына тукталган. Әмма легендаларда ул Болгар шәһәрләрен җимерүче итеп бирелә, тарихи яктан ул расланмый.

Бөек Ватан сугышы вакытында Мәскәү менә-менә алына дигән вакытта Иосиф Сталин, башкаланы дошманнардан саклау өчен, Аксак Тимернең табутын очкычка салып, Мәскәү өстендә йөрттерергә, дигән әмер бирә. Бу билгеле факт, — дип сөйләде Гарифҗан абый.

«Аксак Тимерне рус халкы да кабул итә алмый, чөнки ул рус шәһәрләрен дә яндырган»

«Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы, «Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы» генераль директоры Габдеррәүф хәзрәт Забиров:

— Тарихтан белгәнебезчә, Аксак Тимер яулары татарның Алтын Урда дәүләте җимерелүенең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Татар фольклорында, Алтын Урда вакытында иҗат иткән Сәйф Сараи һәм Әхмәд Үргәнчи кебек язучыларның әсәрләрендә Аксак Тимер бик ямьсез сурәтләнә. Аксак Тимерне Казан ханы Мөхәммәд Әмин дә начар яктан бәяләп язган.

Татар тарихчыларының барчасы да XIX гасырдан бирле Аксак Тимернең татар халкына китергән зыяны турында бихисап әсәрләр язды. Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаетдин Фәхретдин кебек бөек тарихчыларыбызның хезмәтләрендә укый аласыз.

Бүген дә татар тарихчылары үз хезмәтләрендә бу вакыйгалар турында тәфсилләп яза. Миркасыйм Госманов, Равил Фәхретдинов, Хатыйп Миңнегулов, Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев кебек галимнәребезнең бу турыда саллы әсәрләре бар.

Бүгенге көндә Россиядә татар халкы үз урынын алып тора. Ни өчен башка ил безнең илгә килеп, үзенә каһарман дип тапкан шәхесенә һәйкәл куярга тиеш? Аксак Тимерне рус халкы да кабул итә алмый, чөнки ул рус шәһәрләрен дә яндырган, халкын кырган. Безнең илгә мондый эш кирәк микән?

Төрки мәдәниятнең иң югары нокталарында урнашкан ике дәүләт бар — Госманлы һәм Алтын Урда дәүләтләре. Без милләт буларак Алтын Урда дәүләтендә оешканбыз һәм телебез дә шунда формалашкан.

Алтын Урдада аның исеме «Җүчи Олысы», фарсы чыганакларында «Дәште кыпчак» («Кыпчак аланы»), рус чыганакларында «Татарлар патшалыгы» («Золотая Орда»), латин чыганакларында «Тартария» итеп исемләнә. Габд әл-Гаффар әл-Кырыми XVIII гасырның кырым татар тарихчысы үзенең китабында бу дәүләтне «Татарстан» дип әйтә.

Алтын Урда дәүләтендә Солтан Мөхәммәд хан хәзрәтләре идарә иткән вакытта ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителә. Алтын Урда — төрки мәдәниятнең югары ноктасында урнашкан дәүләт була. Безнең 150 шәһәребез булган. Сарай — башкала, анда 75 мең кеше яшәгән.

Мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр, тәккия, дөрбә, караван-сарай, базар, кибет, йорт, сәүдә итү — барысы да була. Ислам дине килү белән кулъязма мәдәнияте барлыкка килә. Бу дәүләт хакында тарихчылар Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхәммәд Морат Рәмзи, Мөхәммәдһади Атласи, Ризаэтдин Фәхретдин һ.б. да аңлата.

Тарихчыбыз Әкъдәс Нигъмәт Курат үзенең хезмәтендә Алтын Урданың таркалу сәбәпләрен ачыклый. Иң төп сәбәп дип ул Туктамыш ханның Урта Азия әмире Аксак Тимер белән сугышын атый. Уйлап карасак, Алтын Урда болай гына яшен тизлегендә таркала алмый. Аның башка сәбәпләре дә бар. Ләкин тарихчы: «Нәрсә әйтсәләр дә, Тимер белән сугыш Алтын Урданы харап итте», — дип әйтә. Ул сәяси һәлакәткә сәбәп була.

Галимнәребез, остазларыбыз, әби-бабаларыбыз Тимерне «аксак» дип йөртә. Әкъдәс Нигъмәт Курат: «Аксак Тимернең һөҗүме нәтиҗәсендә Алтын Урданың Госманлы дәүләте белән якынайды», — дип аңлата. Туктамыш хан Тимернең яу сәясәтен аңламыйча кала. Алар бу мәсьәләне үзләре генә хәл итәр дип уйлый, ләкин барып чыкмый.

Әкъдәс Нигъмәт Курат Аксак Тимернең бу сәфәрләре безнең язмышка каты тәэсир итте дип аңлата. «Ул белә торып юри Алтын Урданың халкын үтерде, бөтен шәһәрләребезне җимерде, ислам мәдәниятенә зарар китерде, гомум кешеләрнең каннарын түкте», — дип яза.

«Аксак Тимер, мөселман була торып, хатыннарны көчләгән»

Габдеррәүф хәзрәт Забиров дәвам итте:

— Коръәнгә күз салсак, аның өчтән бер өлеше тарихтан тора, элекке өммәтләр, кавемнәр, төрле падишаһлар, Аллаһның дуслары, дошманнары турында мәгълүмат беләбез. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә дә: «Ул Коръәндә Сездән алда киткәннәрнең хәбәре бар», — ди.

Аксак Тимер мөселман була торып, мөселманнарның йортларына һөҗүм иткән, әсиргә алган, балаларны үтергән, хатыннарны көчләгән. Аңа каршы килгән ирләрне үтергән. Бөтен шәһәрләребезне кылычтан, уттан үткәргән, җир белән тигезләгән. Шушы һөҗүмнәрдән соң Алтын Урда кире үз хәленә кайта алмый.

Гарәп тарихчысы һәм язучысы Шиһабетдин Әхмәд ибн Мөхәммәд (Ибн Гәрәпшаһ) 12 яшендә Сәмәркандка әсир булып төшә, соңыннан ул Алтын Урда шәһәрләре буйлап сәяхәт итә. Ул китабында әмир Тимернең варисларын, ул киткәч, хакимият урыны өчен көрәш башлануын аңлата. Ул Тимернең исеме, нәселе, тормышы, яулары, шәһәрләрне басып алуы, вәхшилеге турында яза.

Әмир Тимер соңыннан Госманлы дәүләтенә бара. Сивас шәһәре халкы: «Шәһәрне сезгә каршы сугышмыйча бирәбез, ләкин кан түкмичә», — дип әйтә. Әмир Тимер кан түкмәскә сүз бирә. Сивас шәһәренә керер алдыннан ул җиде мең динне өйрәнүче шәһәрне филләр белән сытып үтерергә әмер бирә. Ул балалар Коръән куеп укыла торган такталарны (ләүхә) башларында күтәреп чыккач, Тимер аларны филләр белән баскалап үтерә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Коръән укучы балаларның аякларында фәрештәләр канатларын җәя, дип аңлата. Ә Аксак Тимер шул балаларны, Коръән китабын таптаттыра. Шул шәһәрне алгач, каналлар казыта һәм шунда 4 мең кешене тереләй күмдертә, Иранда 70 мең кешене үтерә.

«Әмир Тимер үлгән кешеләрнең баш сөякләреннән пирамидалар төзегән»

— Әмир Тимер ике тапкыр Багдадны басып ала. 1401 елда 90 мең мөселман кешесен үтерә. Һиндстандагы сәфәрендә 100 мең кешене тереләй үтерә. Госманлы дәүләтендә падишаһ балаларын котыртып, бер-берсе белән сугыштыра, дошманлаштыра, фетнә калдыра. Тимер — явыз җанвар. Ул Сарай шәһәрен бөтенләй юкка чыгара.

Шәһәрләрне яулап алгач, кешеләрне тереләй үтергәч, ул үле кешеләрнең баш сөякләреннән пирамидалар төзегән. Иң бөек пирамидада 70 меңнән артык баш сөяге була.

Кешелек тарихында мондый залимнең булганы юк. Шул кешегә әле һәйкәл куярга җыеналар… Шул кешедән үрнәк алып, вәхшилекләр эшләп, мөселман хатын-кызларны көчләп, кеше үтереп, шәһәрләрне җимереп йөрсеннәр, дип уйлыйлар микән? Оят түгелме? Намус бар микән аларда? Чиновникларга ялагайланудан туктарга вакыттыр инде…

Үрнәк алырлык шәхесләребез болай да җитәрлек — Кол Шәриф, Олуг Мөхәммәд, Солтан Мөхәммәд-Үзбәк хан, Туктамыш хан. Ә әмир Тимер безнең җирләребезне кан күленә әйләндергән. Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучыларыбызның да иҗатына күз салыгыз. Алар аны залим, вәхши дип ачыклый. Ул заманның кайбер галимнәре фәтваләрендә дә Тимернең мөселман булмавы турында әйтә. Тимерне берничек тә аклап булмый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисе: «Кыямәт көнендә кешеләрдән иң (бик) каты газап күрүчеләр залим (явыз) хөкемдарлар (падишаһлар)».

Самара өлкәсе — безнең җирләр, Алтын Урда җирләре. Без бу җирдә һәйкәл куярга рөхсәт бирмәскә тиеш. Кайбер кешеләр тарихи наданлыклары булу сәбәпле, бу эшкә юл ача.

Бу бит залим, вәхши кеше! Залимне залим итеп таныгыз. Бөтен мөселман халкын, тарихчыларны, дәүләт кешеләрен, хөкүмәтне бу эшкә каршы килергә чакырам, — диде Габдеррәүф хәзрәт Забиров.


Урта Азия әмире Аксак Тимернең (1336-1405) иң мәшһүр сугышларының берсе — Кондырча елгасы янындагы сугыш. Бу сугыш 1391 елның 18 июнендә, хәзерге Самара өлкәсенең Шентала районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300-400 мең, Алтын Урда ханы Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип тә атыйлар. Бу сугышта Аксак Тимер җиңә. Туктамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан җирлеге халыклары сугышкан, дип фаразларга була, ди Алтын Урда тарихын өйрәнүче галим Илнур Миргалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100