Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзбәк ризыгы: дымлама (рецепт)

Мөслим районының “Авыл утлары” газетасы укучыларына Әлфинур Ногманова дымлама рецептын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Үзбәк ризыгы: дымлама (рецепт)

Дымлама – үзбәк кухнясының традицион ризыгы. Үзбәкләр аны “демнәмә” дип тә йөртәләр. Аны әзерләү өчен газ плитәсе тирәсендә озак кайнашу кирәк түгел. Ник дисәң, барлык ингредиентларны берьюлы әзерләп саласың да, 1-1,5 сәгатькә ризык турында онытасың.

Дымлама өчен гадәттә сыер ите алына. Тавык һәм сарык итеннән дә бик тәмле була. Калын төпле кәстрүл (казан уңайлы) төбенә, бераз май салып, 1 килограмм итне турап саласың. Аның өстенә суган, кишер, аннары кәбестә, бәрәңге турап, катламлап тезеп барасың. Ташкабак, баклажан, помидор, болгар борычы кебек яшелчәләр дә салырга була. Һәр катлам өстенә тәменчә тоз сибеп барырга кирәк. Ризык шулпалы булсын, дисәң, 2 стакан чамасы су салып пешерергә мөмкин. Ләкин томалап пешерелгәнлектән яшелчәләрнең үз согы да җитәрлек чыга. Шунысы да бар: туралган яшелчәләр казан өслеге белән тигез булса да, курыкмаска кирәк. Пешкәндә алар шактый кимиләр.

Дымлама, кайнап чыкканнан соң, сүрән утта томалап, 1 сәгать чамасы пешерелә. Чеби итеннән (сөяге белән салырга кирәк) тизрәк тә пешә әле. Әзер булыр алдыннан вак кына итеп туралган сарымсак (үзбәкләр сарымсакны әрчемичә генә ит арасына салып калдыра) һәм укроп, петрушка кебек тәмләткечләр салына. Табынга бирер алдыннан дымламаны болгатырга кирәк. Үзбәкләр гадәттә аны зур тәлинкәгә  салып чыгара. Бу очракта кәстрүлдәге дымламаны болгатып тормыйча, тәлинкәгә каплап төшерергә дә була.

 7-8 порция өчен 1 кг ит, 3-4 баш суган, 2-3 кишер, 300 грамм кабачки, 1 баклажан, 2 помидор, 400 грамм кәбестә, 3 тырнак сарымсак алына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100