Зажигалка аркасында мәктәп укучысы үлгән
11 яшьлек малай мәетен стадионда тапканнар.
Саратов өлкәсендә алтынчы сыйныфта укучы бала үлгән. Ул зажигалкадагы газ парларын сулаган һәм һәлак булган. Тикшерү комитеты һәм прокуратура әлеге фаҗига буенча тикшерү башлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
11 яшьлек баланың мәетен 23 октябрьдә тапканнар. Ул Вольск шәһәренең Большевик авылындагы стадионда булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бала зажигалкадан газ парларын сулаудан үлгән. Тикшерү барышында фаҗиганең сәбәпләрен ачыклаячаклар, диелгән әлеге хәбәрдә.