news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Актриса, җырчы Ника Пэрак остазы Салават Фәтхетдиновның концертын тәнкыйтьләгән

news_top

Кинорежиссер, актриса һәм җырчы Ника Пэрак Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның Тинчурин театрында узган сезон ачылыш концертына бәя бирә. Ника үзе дә Салават Фәтхетдиновның укучысы. Ләкин аның остазының концертында күргәннәрдән күңеле кайткан. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә сөйли.

Видеода сүз Салават Зәкиевичның профессиональ осталыгы турында бармый. Ника сүзләренчә, җырчының иҗаты һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә. Ләкин концертның сценарие, сәхнә бизәлеше, ут куелышы, кыскасы, әлеге концертның режиссерлары һәм оештыручылары аның тарафыннан кискен тәнкыйть утына тотылган.

«Кичә Тинчурин театрында Салават Фәтхетдинов концертлары башланды. Һәм мин анда тулы бер зәвыксызлык күрдем.

Сүз дә юк, Салават Зәкиевич бик талантлы артист, миңа аны тыңлау, җырларын җырлау ошый. Мин үзем дә моннан 11 ел элек аның җитәкчелегендә университет тәмамладым. Бер генә нәрсә әйтәм – 11 ел эчендә берни дә үзгәрмәгән, хәтта, тагын да начарланган дип тә әйтер идем әле.

Концертның куелышы, эчтәлеге, фотообойлар рәвешендәге ямьсез декорацияләр, сәхнәнең арткы стенасында ясап куелган а-ля китап стеллажы. Зәвыксыз, аңлаешсыз, мәгънәсез, авылга да, шәһәргә дә бармый торган люстралар» - ди ул.

Никаның ут куючыга да сораулары күп. «Мәсәлән, кайбер артистлар сәхнәгә ак киемнәрдән чыкты. Аларга, уттан тыш, пушкалар да юнәлтелде. Шушы ут куючының дөрес булмаган карары аркасында, артистлар «болыт»ка әверелде. Аларны йөзләре дә, мимикалары да күренмәде», - ди ул.

Җырчы бэк-вокалисткада да хата таба. Аның сүзләренчә, бэк-вокалистка бер җырын фонограммага, «тере» микрофон белән башкарган. «Сез аның тавышын көйләгез инде. Бу бит ниндидер треш» - ди актриса.

Ника Пэрак сүзләренчә, бу концертта стильләр дә, образлар да катышып беткән, нәтиҗәдә - «ботка» килеп чыкан. «Салават Фәтхетдинов трикотаж костюмнан җырлады, ә бэк-вокалисткалары кызыл костюмнардан, кызыл ялтыравыклы корсеттан. Өстәвенә башларына диадема кигәннәр. Анысы бөтенләй «үтерде». Әле сәхнәдә шундый ук төстәге ковер эленеп тора иде… Өстәл өстендәге бәрхет җәймә дә сәер тоелды», - ди ул.

Ника концертның концепциясен дә мәгънәсез дип саный. «Сез бит безнең остазыбыз. Сез безне «әгәр стенада мылтык тора икән, ул атарга тиеш» дип өйрәттегез. Ә монда нәрсә килеп чыккан? Фикер башлана да, ярты юлда өзелеп кала. Тамашачы өчен чын эмоциональ таган.

«Сез «халык йөри бит, ничек тә ярый» дип уйлыйсыздыр. Ләкин сез тамашачыны ирексезләп, моны теләмәгән килеш кабул итәргә мәҗбүр итәсез», - ди ул.

Тамашаны ун баллы шкала буенча бөтенләй ноль баллга бәяләп, Ника Пэрак артистны үзенә яхшы стилист һәм режиссер эзләргә өнди. Аның фикеренчә, Салават Фәтхетдиновныкы кебек статус, акчалар һәм элемтәләр була торып, зур, халыкны шаккаттырырлык шоу ясарга, хәтта, әлеге тамаша белән дөньякүләм турнега да чыгарга булыр иде.

Ә сез Салават Фәтхетдиновның быелгы сезон концертын карадыгызмы әле? Ника белән килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар