Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак дип фаразлана

Баш мие яман шеше аркасында актрисаны паралич суккан.

news_top_970_100
Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак дип фаразлана

Актриса Анастасия Заворотнюк гомерлеккә параличланган булып калачак, дип яза федераль гаммәви мәгълүмат чаралары.

Баш миенең сул ягында яман шеш аркасында актрисаның башта уң кулы, аннан соң сул кулы параличланган. Хәрәкәт итүдән туктаган бу өлешләре инде терелмәячәк, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Заворотнюк коляскада гына хәрәкәт итә. Актриса реабилитация үзәгендә дәвалану уза. Аны ире һәм әнисе карый.

Заворотнюкның хәле турында рәсми мәгълүмат әлегә юк. Моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чаралары аның яман шеш белән көрәшүе турында игълан иткән иде. Октябрь уртасында туганнары аның авыруы турындагы хәбәрне раслады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100