Заводта секс-җәнҗал: Инженер бер хатынның күкрәген тоткан?
27 яшьлек хатын-кыз белән 28 яшьлек ир-ат аулак урында очрашкан булган.
Мәскәү янындагы Зеленоград шәһәрендәге зур заводта секс-җәнҗал чыккан. Оператор
Интим гамәлләр өчен инженерга җинаять җаваплылыгы яный. Бу эшне тикшерүчеләр өйрәнә, диелгән әлеге хәбәрдә.
27 яшьлек Евгения 10 декабрьдә полициягә гариза яза. Кыз сүзләренчә, 28 яшьлек Константин дүрт көн элек Евгениягә интим яктан бәйләнә. Кичке унберенче яртылар тирәсендә Евгения бер кабинетта Константин белән очраша. «Шул вакытта ул минем күкрәгемнән тотты», — дип сөйли кыз.
Евгения бу хәлгә бик хурлана һәм бүлмәдән елап чыгып китә. Бу мизгел видеокүзәтү камерасына эләгә.
Константин исә бу вакыйганы үзенчә аңлата. «Евгения шушындый хәлне үзе махсус китереп чыгарды», — дип сөйли. Сәбәбе — моңа кадәр Константин белән завод җитәкчелеге арасында килеп чыккан конфликт, ди.
Хәзер җитәкчелек Константинга эштән китү турында гариза язарга кушкан.
Константин бу оешмада дүрт ел эшли. Аның эше химик матдәләр белән бәйле участокта.
Җәй көнне инженер хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә. Заводта тикшерү уздыруны сорый. Экспертлар исә цехта хезмәткәрләр өчен куркыныч юк дип таба.
Константин фикеренчә, хезмәт инспекциясе белән җәнҗал чыгарган өчен, җитәкчелек аннан үч ала. Интим гамәлләрдә гаепләү дә шул үчнең бер ысулы дип саный.
Имеш, Евгения җитәкчелек белән килешеп, инженерны «статьяга» китерә. Константинны «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеплиләр. «Мине көчләүче дип күрсәтәләр. Мин аның белән сөйләшергә дә куркам», — ди Константин.