«Завод янында үлән җыйсаң, авыр металл эчәсең»: Фирая Захаровадан дәвалану өчен рецептлар
Чебен гөмбәсеннән май ясап буыннарны дәвалап буламы? Әрекмәннең кайсы өлеше яман шештән ярдам итә? «Татарстанның яшел аптекасы» китабын тәкъдим итү чарасында халык медицинасы белгечләре Фирая Захарова һәм Оксана Добронравова табигать биргән хәзинәне дөрес куллану һәм сәламәтлекне ныгыту серләре турында сөйләде.
Мәкаләдәге мәгълүмат таныштыру максатыннан тәкъдим ителә, аларны куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә киңәш итәбез.
Мәтрүшкә – хатын-кыз сәламәтлеге өчен
Мәтрүшкә – киң таралган һәм бик файдалы хатын-кыз үләне дип санала. Ул хатын-кызның аналыгын ныгытуда, нерв системасын тынычландыруда бик яхшы ярдәм итә. Сак булырга кирәк: ир-атлар мәтрүшкәне озак вакыт кулланса, бу аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дигән караш бар. Шул сәбәпле, үзебезнең якта үсә торган традицион үләннәрне дә акыл белән, күләмен карап кына кулланырга кирәк.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Мәтрүшкә чәчәкләре балалар өчен дә бик файдалы. Нерв системасын тынычландыру өчен мәтрүшкә, чамбыр (чабрец), бөтнек (мята), мелисса һәм тукранбашны (клевер) бергә кушып үләннәр җыелмасын әзерләргә мөмкин. Бу 5-6 төр үлән катышмасы нервларны тынычландыру өчен искиткеч чара булып тора. Аны кан басымы югары булганда эчәргә дә була.
Сары мәтрүшкә белән сак булыгыз
Сары мәтрүшкә (зверобой) – көчле иммуностимулятор, ләкин аңа аеруча игътибарлы булырга кирәк. Татарлар сары мәтрүшкәне җыярга ярата. Бу үләннең химик составы кояш радиациясен һәм тирә-яктагы начар матдәләрне үзенә җыярга мөмкин. Шул сәбәпле, сары мәтрүшкәне зур күләмдә куллану тыела. Аз күләмдә кабул иткәндә, бавыр өчен бик яхшы чара һәм теләсә кайсы җыелмага кушып була торган искиткеч компонент.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Шулай ук сары мәтрүшкәдән искиткеч май ясарга мөмкин. Бу, аеруча, витилиго (тәндә агарган урыннар) булган кешеләргә кагыла.
Сары мәтрүшкә мае рецепты:
Тигез күләмдә рапс, зәйтүн һәм кукуруз майлары алына (аларның берсен көнбагыш мае белән алыштырырга да була). Сары мәтрүшкәне (яңа җыйганын яки бераз кипкәнен) турыйлар. Мөмкинлек булса, 15–20 көнгә кояшка куеп төнәтәләр. Мөмкинлек булмаса — гади бүлмә температурасында, караңгы урында төнәтәләр. Аннары майны сөзәләр һәм тәндәге агарган урыннарга сөртәләр.
Компьютер артында утыручыларга киңәш
Компьютер яки парта артында утыручылар мускуллары ял итсен өчен даими рәвештә сыгылмалылык күнегүләре ясарга, оеп китүдән сакланырга тиеш. Баллы булмаган кайнар су эчсәң файдалы. Майлар һәм сөртү чараларына килгәндә – аларның төрләре бик күп.
Сөякләрне ныгыту өчен ишәкколак - окопник (живокост) һәм сөякләрдә кальцийны сакларга булыша торган бишьяфрак (сабельник) кулланыла. Прополис төнәтмәсе сөртү өчен дә, эчү өчен дә бик яхшы. Әрем мае да — универсаль чара. Аны май аенда җыйган әремнән дә, орлыклы әремнән дә ясарга мөмкин.
Әрем мае рецепты:
1 литрлы банканың 1/3 өлешенә туралган яки кул белән өзгәләгән әрем салына (металл кушылмасын өчен пластик пычак куллану хәерле). Әрем өстенә яхшы сыйфатлы чистартылмаган үсемлек мае (мәсәлән, горчица мае) агызыла. Алюмин булмаган савытта кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткерергә, әмма кайнатып чыгармаска кирәк.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Нәтиҗәдә кан тамырларына, буыннарга, ялкынсынуларга, бәрелгән һәм сынган урыннарга булыша торган яшел төстәге хуш исле май ясала. Аны банкаларга агызып, суыткычта сакларга кирәк, югыйсә бозылачак. Узган ел егылып, умыртка сөягемне сындырган идем. Шушы май белән авырткан урыннарны удым, хәтта вафель сөлгесенә майны сеңдереп, төренеп яттым. Искиткеч әйбәт ярдәм итте. Бу - куллану ысулларының берсе генә.
Сабельник, окопник, әрем – буыннарга бик яхшы тәэсир итә. Бигрәк тә әрекмән яфрагы, әрекмән тамыры яхшы тәэсир итә. Аларны язын, язын өлгермәдегез икән, көзен җыялар. Әрекмән тамырыннан яки яфракларыннан май ясарга, яфрагыннан сок ясарга мөмкин.
Чебен гөмбәсе мае – буыннар өчен
Гөмбәләр белән дәваланудан курыкмаска кирәк – барысын да акыл белән куллану мөһим. Чебен гөмбәләренең эшләпәләреннән май ясап, аны буыннар, тезләр, сеңерләр, артрит һәм артрозны дәвалау өчен сөртергә була.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
Чебен гөмбәсе мае рецепты:
Гөмбәне кайнатырга кирәкми, аның эшләпәләрен вак кисәкләргә сындырып, өстенә үсемлек мае агызалар да 2–3 көнгә калдыралар. Бер айдан соң майны сөзәләр, гөмбәләрне ташлыйлар.
Бу майны бик саклык белән кулланалар: иң зур дозасы – 1 аш кашыгы (яки 1 чәй кашыгы). Аны авырткан буыннарга һәм тезләргә сөртәләр. Элек авылларда мондый ысул белән даими дәваланганнар, урмандагы җәнлекләр әле дә бу гөмбәне зур булмаган күләмдә ашый.
Исландский мохны балаларга да эчертергә була
Исландский мох – бай тарихлы һәм бик файдалы үсемлек. Ул ачы, составында натрий тозлары бар. Әмма нәкъ менә шушы ачы тәм организм өчен бәяләп бетергесез файдалы. Ул Марий Эл якларында, Татарстан белән чиктәш урманнарда үсә.
Сәламәтлек өчен ниндидер химик ачы дарулар эчкәнче, исландский мохны кайнатып эчү күпкә яхшы. Үз оныкларымны да кечкенәдән шуңа күндердем. Бу үсемлекнең ачылыгы органика өчен бөтенләй зарарсыз. Составындагы натрий тозы да агулы түгел, бернинди куркыныч тудырмый.
Мәсәлән, ачы әрем белән гөлбадран (пижма) үзләрендә токсиннар җыя. Шуңа күрә аларны 5 яшькә кадәр балаларга бирмәү хәерле. Ә исландский мох белән андый куркыныч тумый. Шулай да балаларга төрле үләнле чәйләр эчәргә биргәнче, ата-аналар аның үзлекләрен яхшы белсен иде.
Сары төстәге үләннәр бавырны дәвалый
Табигатьтәге барлык сары, кызгылт-сары һәм кызыл төстәге үсемлекләр йөрәк-кан тамырлары системасына һәм, бигрәк тә, бавырга уңай тәэсир итә. Шуңа күрә фитотерапиядә сары төстәге үләннәр бавыр авыруларыннан еш кулланыла.
Фото: © «Интертат», Солтан Исхаков
Гөлбадран (пижма) дә искәрмә түгел. Дәвалану өчен аны болай гына да ашарга була. Мәсәлән, көненә 1-2 яки 3-4 данә чәчәген кабып куя аласыз. Аны икмәк йомшагы белән бергә чәйнәп йотарга да мөмкин. Ул болай да тыгыз һәм коры булганга, яңа җыйганны да, киптерелгәнне дә кулланырга ярый. Барлык сары төстәге үсемлекләр дә шул принципка таянып тәэсир итә.
Меңъяфрак бактерияләр диварын җимерә
Хәзерге вакытта бакчаларда һәм болыннарда меңъяфрак (тысячелистник) чәчәк ата. Башка үсемлекләр чәчәк атып беткән чакта, ул үз көчендә. Меңъяфракны коры порошок итеп канны тазарту өчен, организмдагы хроник, озакка сузылган ялкынсыну процессларына каршы кулланалар. Йөткерүдән башлап, хәтта онкологик авыруларга каршы комплекслы терапиядә кертелә.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Меңъяфрак – уникаль үсемлек. Составында кальций, магний һәм башка күпсанлы микроэлементлар бар. Гыйльми тикшеренүләр вакытында меңъяфракның тагын бер үзенчәлеге ачыкланды: ул нерв системасын да тынычландыра. Ягъни ул бер үк вакытта паразитларга каршы да көрәшә, тынычландыра да.
Бүгенге көндә организмда вируслар, микроблар яши. Табиблар аларның микробка каршы препаратлар тәэсир итә алмый торган «биопленкалар» булдыруын әйтә. Алдынгы медицина тикшеренүләре күрсәткәнчә, меңъяфрак әнә шул микроб биопленкаларын тишеп керергә һәм ашказаны-эчәк трактында лайлалы барьерны торгызырга ярдәм итә.
Ашказаны-эчәк системасында микрофлора бозылганда, эчәклекнең сәламәтлеген торгызуда меңъяфрак үзенең химик составы белән ярдәм итә.
Гөлбадранны үзен генә кулланырга ярамый!
Гөлбадран (пижма) микроэлементларга бик бай һәм паразитларга каршы чара булып тора. Аның составында зур күләмдә ачы тәм бар, ә паразитлар ачылыкны яратмый. Киресенчә, үт куыгы белән бавыр ачылыкны ярата – алар актив һәм дөрес эшли башлый. Гөлбадран шулай ук үт куу үзлекләренә ия.
Фото: © «Интертат», Зилә Мөбәрәкшина
Бер мөһим кагыйдәне истә тоту зарур: гөлбадранны беркайчан да үзен генә кулланырга ярамый! Ул өстәмә өзлегүгә китерергә мөмкин. Паразитларга каршы дәваланганда, гөлбадран белән беррәттән, бавырны саклаучы гепатопротектор үләннәр дә кулланырга кирәк. Көчле үлән булганга, гөлбадран белән генә дәваланганда бавырны «утыртырга» (зыян салырга) мөмкин.
Цикорий – кандагы шикәрне төшерә
Без чәй урынына да эчәргә күнеккән цикорий үләнендә инулин дигән бик файдалы матдә бар. Ул эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен төшерә.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Гадәттә, һәр үләннең составын өйрәнсәң, үзең өчен бик күп файдалы нәрсәләр табарга була. Бары тик кайчан җыярга, ничек сакларга, кемгә ярый һәм кемгә ярамаганны гына белергә кирәк.
Үләннәрнең кешегә тәэсире дә үзенчәлекле, ул химик дару түгел бит. Алар хәтта кешенең энергетикасы белән дә туры килә. Үләннәрне эчсәң дә, ашасаң да, хәтта болында аларга сокланып карап торсаң да, кеше үзенә көч-энергия җыя.
Тигәнәкчек – 99 төрле авырудан дәва
Иделнең уң ягында тигәнәкчек (репешок) дигән искиткеч үлән бик күп үсә. Ул – бавырны дәвалау өчен иң яхшы чара, аны 99 төрле авырудан кулланалар. Иң мөһиме – ул бөтенләй агулы түгел. Йомрыш бөерләрне, сидек юлларын тазартырга, үт куыгындагы ташларны һәм комны чыгарырга ярдәм итә.
Ул үзе биек булып үсә, яфраклары миләшнеке сыман, өстә сары-яшел чәчәкләре бар. Көзгә таба орлыклары барлыкка килгәч, чалбар балакларына ябыша. Тигәнәк (лопух) кебек ябышып: «Мине ал, мин сиңа кирәк!», – дип әйтә сыман.
Гомумән, Татарстанда бәхеттән уңганбыз: елгаларыбыз да, урман-далаларыбыз да бар. Шуңа күрә безнең якларда дым яратучы да, корылыкка чыдам, суыкка чыдам файдалы уникаль үләннәр үсә.
Әрекмән – файдалы матдәләр туплану буенча беренче!
Әрекмәнне (лопух) май аеннан җыя башлыйлар. Язын һәр үләндә файдалы матдәләр бик күп туплана, ә әрекмән бу яктан беренче урында.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Әрекмәннең яшь яфракларын җыеп, иттарткыч яки блендер аша чыгаралар да туңдыргычка куялар. Туңдырылган кубикларны соңыннан җылы суда эретеп эчү бик файдалы.
Хәзерге вакытта әрекмәннең шәмәхә-алсу орлыкларын - тигәнәкләрне җыярга кирәк. Әрекмәннең бөтен кыйммәте — тигәнәкләрендә. Аларны киптереп, чәйгә 2-3 бөртек салып эчсәң, искиткеч чара була:
- яман шешкә каршы көрәшә;
- буыннар сызлавын баса;
- организмны инулин белән тәэмин итә.
Японнар, кореялылар безнең әрекмәнне бик ярата, хәтта махсус утыртып үстерәләр. Без аяк астындагы хәзинәне кулланырга гына тиеш.
Мөһим искәрмә: Көзен әрекмәннең тамырын җыялар. Бер нәрсәне белергә кирәк: әрекмән тамыры җирдәге бөтен авыр металлларны үзенә сеңдерә. Әгәр аны завод яки машина юлы яныннан җыйсагыз — сәламәтлек урынына агу гына алачаксыз. Аны экологик чиста җирдә генә җыярга кирәк.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Дару белән үләнле чәйне кушып эчәргә ярыймы?
Күпләр кан басымыннан яки башка авырулардан химик дарулар эчә. Дару төймәсен үлән чәе белән кабып эчәргә ярамый. Башта үләнле чәй эчегез. Ул ашказанында 10-20 минут эчендә сеңеп, үз эшен эшли башлый. Шуннан соң инде үзегезгә кирәкле даруны эчәргә мөмкин.