news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Завод эшчесенең күз кабагын тимерчыбык тишеп чыккан

Дәүләт хезмәт инспекциясе куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тикшерә башлаган.

news_top
Завод эшчесенең күз кабагын тимерчыбык тишеп чыккан

Башкортстанда эшченең күзенә тимерчыбык кергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

8 октябрьдә Белорет металлургия заводы эшчесе имгәнә. Аның уң күзенең өске кабагы тишелеп чыга. Бу ир-ат тимерчыбыкны кисеп өзмәкче була. Шул вакытта травма ала. Әлеге вакытта эшченең хәле ничек булуы турында хәбәр ителми.

Бу вакыйгадан соң, Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе тикшерү башлаган.

«Хәзерге вакытта фаҗига ничек килеп чыкканын ачыклау эшләре бара. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә. Шул исәптән эшчеләргә вазифаларын куркынычсыз башкаруны өйрәтү буенча да. Хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителеш тә тикшерелә», — дип аңлатканнар ведомство матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар