Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәзасын алса да, классташымның мине мыскыллавын кичерә алмыйм»

Мәктәптә укыганда мин «буллинг» төшенчәсе белән күзгә-күз очраштым. Балаларның бер-берсен мыскыл итүен, кимсетүен хәзер шундый сүз белән атыйлар.

news_top_970_100

Ә менә мин укыган заманда бу чынлап та җәһәннәм иде. Башымда нинди генә уй булмады, мәктәпкә бармас өчен кырыкмаса кырык сәбәп эзли идем, әмма үземне газаплаучы «җанвар» белән очрашудан котылып булмый. Юк, ул олы ир-ат түгел, ә классташым иде.

Айнур исемле ул малай безгә 7 сыйныфта укыганда килде. Ул да минем кебек яшьтәшләрдән аерылып тора иде, икебез дә аз сүзле, тыныч холыклы. Күрәсең, шуны сизеп, укытучыбыз безне бер партага утырткандыр. Юк, ул аз сүзле генә түгел, ә ниндидер куркынган, күңеле яраланган кеше кебек тоела иде, шуңа күрә минем аңа ничек тә булса ярдәм итәсем килде. Айнур белән аралашырга тырышып карадым, әмма ул нык торды, үзенә якын җибәрмәде.

Ләкин беркөнне бөтенләй көтмәгәндә ул мине урамга чакырды. Аны жәлләдем, юк дип әйтәсем килмәсә дә, баш тартырга мәҗбүр булдым. Чөнки ул көнне әти-әнием белән дачага китәргә тиеш идек. Һәм шул көннән башлап, ул миннән үч ала башлады.

Шуннан соң Айнур мәктәптә бөтенләй башка яктан ачыла башлады, мөмкинлек чыккан саен миннән үч алды.

Берсендә минем урындыкка кнопка сибеп куйган, ә мин күрмичә шунда утырдым. Ә алга таба тагын да куркынычрагы булды — минем озын чәчләремә сагыз ябыштырды. Өйгә кайткач, Айнурның ни өчен үзен шулай тотуы турында уйландым. Әни моны хәл итүнең бер генә юлын тапты — мине чәчтарашханәгә алып барып, чәчемне кистерде. Калын толымнарым бер мизгел эчендә өч бөртек карега калды.

Әмма Айнурның явызлыклары моның белән генә бетмәде.

Берсендә мәктәптә Гашыйклар көненә бәйрәм уздырдылар. Анда бер-береңә йөрәк формасындагы «валентикалар» бирү гадәте бар, мәхәббәт хатын үзең ошатып йөргән кешеңнең партасына куеп китәсең.

Үземнең партамда «Сиңа ошаячак» дигән язулы матур гына тартма күргәч, гаҗәпләнеп калдым. Эх, ачасы калмаган икән миңа ул тартманы! Кабалана-кабалана ачсам… анда үлгән күсе ята… Классташларым барысы да аптырап, катып калды. Минем истерика башланды, ә бары тик бер Айнурга гына күңелле иде.

Мондый «бүләкнең» аннан булуын аңлаган идем инде. Кабат төне буе елап чыктым. Иртән минем шешенеп беткән йөзне күргәч, әни сорау арты сорау яудыра башлады, барысын да төпченде. Мин мәктәптә Айнурның мине мыскыллауларыннан туйган идем, аңа барысын да сөйләп бирдем. Әни шул көнне үк мәктәпкә барып, аның белән сөйләште. Ни гаҗәп, Айнур миннән хәтта гафу үтенде, миңа башка тимәскә вәгъдә итте. Әмма озакка булмаган икән. Күрәсең, миңа чираттагы сюрприз ясар өчен пауза гына алган булган.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан мәктәптә дискотека оештырдылар. Без кызлар белән матур итеп киендек, чәчләребезне ясадык. Кәеф чыннан да шәп иде, өстәвенә, үзем ошатып йөргән егет тә күзгә чалынып алды, ничек тә аның игътибарын җәлеп итәсем килде.

Әмма шулвакыт әллә кайдан гына Айнур пәйда булды да, бар кешене дә коридорга күргәзмә карарга чакырды. Кызлар белән бер-беребезгә карашып алдык та аның артыннан киттек.

Ул «күргәзмәне» күргәч, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Стенада минем йөзем куелган эротик фотолар тезелеп киткән… Әлбәттә бу Айнур монтажлаган фотолар иде.

Шулкадәр оялдым, миннән бөтен кеше көлде, хәтта ошатып йөргән егетем дә.

Шуннан соң башка түзәр чамам калмаганын аңладым һәм әнидән мине башка мәктәпкә күчерүен сорадым. Бу дөрес карар иде, юкса минем әле ныгып бетмәгән психикам башка мондый мыскыллауларны күтәрә алмас яки үзем белән берәр фаҗига китереп чыгарган булыр иде.

Бу хәлләрдән соң 10 еллап вакыт узды инде. Мәктәпне яхшы гына тәмамладым, хәзер магистратурада укыйм. Ул Айнурны куркыныч төш кебек искә алам.

Берсендә урамда барганда күрдем мин аны, әллә кайлардан урап китеп котылмакчы идем, булмады. Каршыма чыгып, бер генә җөмлә әйтте:

«Мин сине яраткан идем бит, ә син минем белән урамда йөрергә дә теләмәдең. Син дә нәкъ минем әни кебек!» — диде.

Элекке классташларымнан ишеттем, Айнур уеннан уймак чыгарган: кибет баскан өчен төрмәгә утыртканнар аны. Шул кирәк аңа! Аны тамчы да кызганмадым, бөтен әшәкелекләре, явызлыклары өчен җавап бирсен. Аңа язмыш җәза бирсә дә, мине мыскыллауларын оныта алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100