news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зарядникны розеткага тыгып калдырырга ярыймы?

Электр челтәренә тоташтырылган зарядник тәүлегенә 5 Вт чамасы энергия алып тора.

news_top
Зарядникны розеткага тыгып калдырырга ярыймы?
pixabay.com

Заманча зарядникларны розетка тыгылган килеш калдырырга ярый, ул ватылмый. Җитештерүчеләр аны шулай калган очракта да ватылмый торган итеп ясый. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бу очракта зарядник бераз электр энергиясе сарыф итә. Тәүлегенә 5 Вт чамасы, елына 2-3 кВт килеп чыга. 

Яшен вакытында бөтен төрле электр җиһазларына зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә зарядникны да яшен вакытында розеткадан алыгыз.

Әгәр зарядникның кыза торган гадәте булса, аны розеткадан алып кую хәерле. Җайланма ватык, яки өйдә электр челтәрендә төзексезлекләр булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар