news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зарядкага куйган телефон аркасында Түбән Камада фатир янган

Фатирдагы электр челтәренә тоташтырылган телефон яна башлаган.

news_top
Зарядкага куйган телефон аркасында Түбән Камада фатир янган

Узган шимбәдә Түбән Кама шәһәренең Вахитов проспектындагы бер йортта янгын чыккан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Икенче каттагы фатирдагы янгын электр челтәренә тоташтырылган телефон аркасында килеп чыккан. Бу фатирны бер гаилә арендалап торган.

Бер мизгелдә кыска ялганыш булган һәм телефон яна башлаган. Шуннан соң матрацка ут капкан. Бүлмәләрдәге идән, стеналар корымга буялып беткән.

Янгын сүндерүчеләр мәгълүматы буенча, янгын 2 квадрат метрда булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар