news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зарядкадагы телефонны тотып утырган 14 яшьлек үсмер һәлак булган

Җылыту системасы батареясына сөялгәч, баланы ток суга.

news_top
Зарядкадагы телефонны тотып утырган 14 яшьлек үсмер һәлак булган
https://pixabay.com

8 февральдә Красноярск өлкәсенең Сосновоборск шәһәрендә 14 яшьлек үсмер ток сугудан һәлак була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Үсмер диванда утыра, ул телефонын зарядкага тоташтыра һәм кулына тотып утыра. Бала үзе җылыту системасы батареясына сөялә. Шул мизгелдә аны ток суга, ул аңын югалта.

Әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин баланы коткара алмыйлар. Төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре бара.

«Кеше бер яктан очраклы рәвештә генә көчәнеш астында булган ватык изоляциягә яки металл предметка орынганда, ә икенче яктан — җиргә, җылыту системасы торбаларына яки җиргә тоташкан башка предметларга орынган очракта куркыныч барлыкка килә», — дип искәртә белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар