Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зарядка 50 процент булганда телефонны электр челтәренә тоташтырырга ярыймы?

news_top_970_100
Зарядка 50 процент булганда телефонны электр челтәренә тоташтырырга ярыймы?
https://pixabay.com/

Кагыйдә буларак, кулланучыларның күбесе смартфонның зарядкасы 10 процент калгач, аны челтәргә тоташтырып, 100 процентка кадәр кора. Кулланучыларның күбесе моның дөрес булмавын белми. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Заманча литий-ионлы аккумуляторлы гаджетларга бу бик зыянлы.

Якын арада телефонны актив кулланырга җыенмасагыз, аны 50 процентка кадәр генә корып куегыз.

Телефонны нольгә кадәр сарыф итеп бетермәгез, 100 процентка кадәр кормагыз, төн буена зарядкага куеп калдырмагыз.

Батарея якынча 3-4 сәгать эчендә корыла. Аны һаман төн буена корып торсаң, аккумулятор тагын да тизрәк бетәчәк.

Литий-ионлы аккумулятор 0 дән 100 процентка кадәр тулысынча коруның 500 циклына исәпләнгән. Әгәр аны 50 процентка кадәр корып кына эшләтсәң, цикл 3 тапкырга артачак.

Зарядканы 40-80 процентта тотып, аккумуляторның хезмәт итү срогын максималь озынайтырга була.

Смартфонны кулланмыйча торырга җыенсагыз, аккумуляторын алып торыгыз.

Сүндергән килеш зарядкага куйсаң, телефон тизрәк корыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100