Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зарландыралар (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100
Зарландыралар (Гүзәл Сөнгатуллина)
"Чаян" журналыннан

Шундый заманалар җитте. Хәзер беркемгә бер сүз әйтеп булмый. Зарлана башласаң, транспорт йөртүче һәм кондукторлар:

– Гел әләкләп йөрсәгез, автобуссыз калырсыз. Җәяү атларсыз йә таксига утырырсыз!

Табиблар эшенә зарлансаң, алар:

– Күбрәк зарланыгыз. Табиблар да китеп барса, нишләрсез икән? Түләүлегә барырсыз!

Кибеттә:

– Гаеп табып йөрмәгез әле монда. Ите бозылган, сөте әчегән, имеш. Менә бөтенләй кибеткә ризык китерми башласалар, базарга барырсызмы? Югары бәядән, акцияләрсез алып карарсыз!

ЖЭУда:

– Сез әләкләүдән эшчеләр качып бетте. Сезгә һич ярап булмый: йә салкын өегездә, йә эссе. Карарбыз, кем эшләр икән сезгә шул барлы-юклы акчага?

Газ хезмәткәрләре:

– Сезгә ни җитми тагын?.. Зарланудан башка берни белмисез. Исегез киткән икән, техник хезмәт күрсәтү тиешенчә үтәлмәгән. Газ хезмәткәре килгәндер бит? Килгән! Бушка эшләп йөрибез бит инде.

Водоканалда:

– Һай, бу халыкның азынуы җитте. Исегез киткән икән, торбалардан су ага. Көтегез! Килмибез дип әйтмибез бит... Рәхәтләнегез яңа барлыкка килгән күл белән. Җәй, көннәр эссе. Барыгыз да диңгезләрдә ял итә алмыйсыз бит. Коеныгыз рәхәтләнеп. Керләрегезне дә шунда юыгыз!

Мондый мисалларны күп китереп булыр иде. Кызганыч, тиешенчә хезмәт күрсәтмәсәләр дә, барысы да үз бәясен күтәрергә тырыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100