«Салкын кышкы кичтә эссе җәйге «Татлы хыялым» җырымны сезгә җиткерәм. Алсу Нәҗми сүзләре, Хәмит Мәдкәримов көе. Хәмит абый белән беренче иҗат җимешебез, соңгысы булмасын. Җыр барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Зәринә Хәсәншина.
Тамашачы җырчыны премьерасы белән котлаган һәм яңа җырга «шәп» дип бәя биргән.