news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинаның апасы «кияү»гә ризалык биргән

news_top
Зәринә Хәсәншинаның апасы «кияү»гә ризалык биргән
Фото: © Солтан Исхаков, "Татар-информ"

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсенә кызыклы видео куйган. Видео җырчының концерты алдыннан төшерелгәнгә охшаган.

Видеода күренгәнчә, Зәринәнең әнисе Фәнисә апаның бертуган сеңелләре, чәчәк бәйләме тотып, филармония фойесында тора, шунда бер егет зур чәчәк бәйләмен иңбашына куеп кереп бара.

Шунда җыелышкан хатын-кызлар чиелдаша башлый. «Бүген Зәринәгә тәкъдим ясыйлар, диләр?!» – дип әйтә кемдер.

Җырчының апалары «булачак кияүне» туктата. Күзлекле егет үзен Алмаз дип таныштыра.

«Кая, кая киттең әле анда? Оялып тормыйлар, кочаклашалар. Мин – Нәзилә апасы. Үләм, минем иремнең исеме дә Алмаз. Шул кадәр әйбәт. Бик күркәм икән. Без бик риза. Шунда ук таныштык», – ди җырчының апасы «кияүне» кочаклап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар