Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинаның әнисеннән «норм яки стрем»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншинаның әнисеннән «норм яки стрем»
видеодан скриншот

Җырчы Зәринә Хәсәншина әнисе белән соңгы вакытта барлык социаль челтәрләрдә популяр булган «норм яки стрем» дигән сорашу үткәргән. Фәнисә апаның җаваплары бик кызыклы. Сорашу вакытында ул Зәринәгә үзе дә сораулар бирергә өлгерә.

30 яшьтә кияүдә булмау?

Норм, бигрәк тә хәзерге заманда.

Аерылган, балалы ир-ат белән очрашу?

Норм, бөтен кешегә егет ничек җитсен.

Ә киресенчә булса, аерылган, балалы хатын белән очрашу?

Норм. Кеше бәхетен тапкан икән, бик әйбәт.

Ирең кушканны гына эшләү?

Норм дип әйтәсе килә, ләкин стрем (көләләр).

Ник? Бу – чикләрне бозу, әйеме?

Әлбәттә, һәр кешенең үз фикере булырга тиеш. Мин бит кол түгел, син дә. Ә менә авыл җиренә кайткач, гел ял итеп яту – норм яки стрем?

Норм дип әйтер идем, әмма стрем. Кайнана-кайната белән аралашмау?

100 процент стрем. Нормаль мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Үз әниеңә караган кебек карарга. Арагызда ышаныч булырга тиеш.

Яратмаган кешегә кияүгә чыгу?

Стрем. Ул бит бер генә көнлек кеше түгел. Аның белән гомер буе яшәргә кирәк.

Вот именно!

Бу – үзенә кагылышлы соаруларны гына бирде. Монда авыл тренды бөтенләй булмады, – дип көлә Фәнисә апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100