Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинаның әнисе балаларына һәр сүгенү сүзе өчен 100 сум түләтә башлаган

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншинаның әнисе балаларына һәр сүгенү сүзе өчен 100 сум түләтә башлаган
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Зәринә Хәсәншина авылда әти-әнисе белән кызыклы видеолар төшерә. Аның язылучылары социаль челтәр аша җырчының әнисе Фәнисә ханымны яратып өлгерде.

«Фәнисәнең балалары катырак сүгенә башлаган», – дип исем биргән җырчы бер видеога. Анда әнисе: «Бер сүгенү сүзе – 100 сум, күчерәсез минем картага, әгәр дә бик сирәк кенә миннән чыга икән, шул 100 сумыгызны кайтарам», – дип әйтә.

«Болар хәзер махсус минем ачуны китереп йөриләр. Эш кушсаң – эшләмәскә. Юк инде, балалар, алай булмый. Ярты зарплатагызны авылда калдырып китәсез», – дип, әни кеше балаларына шелтә белдерә.

«Кич белән кем күпме җибәргәнен язармын», – дип вәгъдә иткән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100