Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинадан яңа җыр: «Беркемгә дә мондый язмыш теләмим»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншинадан яңа җыр: «Беркемгә дә мондый язмыш теләмим»
Фото: "Татар-информ" архивы

«Бу җырны, нигәдер, бер тыңлауда ошаттым да үз иттем. Бәлки, бик күпләрнең йөрәк ярасына кагылырмын. Анысы өчен алдан ук гафу үтенәм.

Мин беркемгә дә мондый язмыш теләмим», – дип яңа җырын тәкъдим иткән Зәринә Хәсәншина.

«Кагылмагыз яраларга» җырының сүзләрен Рәсимә Гарифуллина, ә көен Руслан Галимуллин иҗат иткән.

«Сагышланып яшәргә язмасын, бәхетләрең булсын, Зәринә. Без сине бик яратабыз, син – кабатланмас»;

«Искиткеч матур, моңлы, мәгънәле җыр иҗат иткәнсез. Авторларга, Зәринәгә афәрин»;

«Руслан, һәрвакыттагыча искиткеч матур, үзәккә үтә торган җырлар синеке шул. Зәринә белән уртак җимешләрегез күбрәк булсын», – дип, жырчыны һәм авторларын хуплаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100