«Татарстан – 24» каналында «Мәдәни агарту» тапшыруына кунакка җырчы Зәринә Хәсәншина килгән. Ул алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллинага беренче концертына илткән юлы, җырлары турында сөйләде.
Сез сәхнәдә инде 10 ел. Беренче концертыгыз белән бераз соңардыгыз да кебек, үзегез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
Дөресен генә әйткәндә, бер яктан шулайдыр да ул, ләкин икенче яктан, үзеңнең беренче концертыңны кую минем өчен ул – зур эш эшләү. 10 елдан соң гына куюның да сәбәпләре бардыр инде.
Беренчедән, моңа үзеңә килеп җитү кирәк. Акыл, уй-фикерләр, әзерлек белән дә. Икенчедән, эшнең матди ягы. Ул концертыңны яхшы итеп, бар яктан да сыйфатлы итеп башкарасың килә икән, аның матди ягын да бик төпләп карарга кирәк.
Өченчесе – репертуар. Шушы 10 ел эчендә бик күп җырлар тупланды. Бәлки, соңарганмындыр да, бәлки, үз вакытында булгандыр. Һәр нәрсәнең үз вакыты, дип әйтер идем мин. Һәр җырчы өчен үз концертыңны кую – төп һәм иң зур хыялларның берсе. Мин дә бу хакта хыялландым. Куркыта, кеше килерме, билеты сатылырмы, үзем җырлый алырмынмы... Берничә ел элек концерт кую теләге бик зур иде, әмма куркып калдым.
Беренче урында ул – теләк. Ул булса, барысын да эшлибез. Тамашачыларның сиңа таяныч булуы да үзенә күрә бер рухи ярдәм өсти.
Кулыгызга җыр килеп кергәч, ул нинди юллар үтә?
Җырны сатып алганчы, мин аны башта 100 тапкыр тыңлыйм. Аннары аны үземнең «музыка белгечләренә» – әнигә дә, дусларга, кайбер хезмәттәшләремә дә җибәрәм. Бу җыр миңа туры киләме икән. Кайвакытта кырыйдан күзәткән кешеләрнең фикерләре дөресрәк булып чыга. Башта җыр миңа ошый, аннары, 1 атнадан соң, ул миңа бөтенләй ошамаска мөмкин. Кайвакытта үзең ошатмаган җыр да күңелгә якын була башлый. Ул миңа туры килә, халык та күтәреп ала. Кайвакытта җырга бирелеп, иң кыйммәтле аранжировкалар ясатасың, клипның да иң яхшысын эшләтәсең, ә ул җыр бармый, халыкка үтми. Монда һәрбер нәрсәне туры китерергә кирәк: ул җыр сиңа да ошарга, стилеңә дә туры килергә тиеш. Шул ук вакытта халыкка да ошарга тиеш.
Күп очракта үзебез һәм безгә ошаган музыка турында түгел, ә халык турында уйлыйбыз.
Репертуарыгызда яңартылган җырлар да бар. Мондый очракта төрле ыгы-зыгы, шау-шу килеп чыга. Сезнең очракта барысы да тыныч кына килеп чыкты кебек. Бу чыннан да шулай булдымы?
Әйе. Мин алдан ук Зөлфия Минһаҗевага шалтыратып рөхсәт сорадым. Бу җырны хит иткән кеше – барыбыз да белгән Зөлфия апа Минһаҗева. Җыр авторы – Мөхтәр Минһаҗев. Алардан шалтыратып сорадым, алар «Җырлап кара, Зәринә», – дип ризалаштылар. Мин аны яңартып, үз стилемдә эшләп карагач, Зөлфия апага тыңлаттым, алар хупладылар. Бу җыр аркасында ниндидер ачуланышулар булмады, Аллага шөкер.
Низаглар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, миңа калса, без – яшь артистлар – кайчандыр җырларны хит иткән җырчыларны һәм авторларны хөрмәт итеп, алдан алардан ризалык сорарга тиеш, әлбәттә.
Блогерлык темасына да кагылып үтәсе килә. Бүген әниегез сезне карыймы?
Әни хәзерге вакытта мәктәптә, балалар укыта. Әнигә монда киләсен әйтергә дә онытканмын әле. Ул минем белән булган бөтен тапшыруларны: радиодамы, телевидениедәме – барысын да карап бара.
Видеоларда төшүне бик хуплап бетермәсә дә, хәзер аның белән ризалашты, ияләште дип әйтимме соң. Ул – ковид вакытында башланган әйбер. Ул вакытта әни минем төшергәнне сизми иде. Күпмедер вакыттан соң, моның турында дуслары, танышлары әйтә башлагач кына, игътибар итә башлады аңа. Язылучыларымның 80 проценты әнине яратып карыйлар. Махсус итеп тә төшермим мин аны, үзебез шундый кешеләр без. Ул – тулысынча импровизация. Әни, укытучы кеше буларак, сүзгә бик оста. Авыл кешесенең сөйләме, гомумән, халык мәкальләреннән генә тора, шуңа күрә дә кызык булып чыгадыр да.