news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина юл һәлакәтенә очраган

news_top
Зәринә Хәсәншина юл һәлакәтенә очраган
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Зәринә Хәсәншина сторисларына күңелсез хәбәрләр белән чыкты. Артист, корпоративтан кайтып барганда, чак кына йөк машинасы астына керми калган.

26сына ничә заказ чыккандыр, ләкин барысы да Татарстанның төрле почмагында. Әлдермештә шундый рәхәт корпоративта эшләдем дә, иртәрәк кайтып җитәм икән дип, юлга чыктым. Һәм «иртәрәк» кайтып җиттем. Шулайрак булды хәлләр. Аллаһка шөкер, тартып чыгардылар, мин дә, машина да исән-сау, – дип, үзенең нинди бәлагә тарыганын күрсәтә җырчы.

Моны сезне курытыр өчен куймыйм. Рәхмәт сүзе әйтәсем генә килә. Мондый хәлгә беренче эләгүем. Аллаһка шөкер, зуррагы булмады. Миңа әти белән әнидән эләгә инде. Чөнки телефонга бүлендем... Күз салып алдым да, башымны күтәреп карасам, фура төбенә килеп җиткәнмен. Машинамны кырыйга алырга булдым, чөнки астына кереп китә идем. Аллам сакласын. Шулай итеп, кереп утырдым карга. Баганага да 1 метр гына калган иде. Ничек минем машинам исән-сау калды… Үзем турында уйлау юк инде, – ди җырчы.

Зәринә шундый авыр хәлгә юлыккач кешеләрнең ярдәмгә ашыгулары, бик күп кешеләрнең туктап ярдәм күрсәтүләре турында да сөйли.

Шул ук секундта бер яшь кенә егет туктады. Мин эвакуатор белешкән арада, 2 ир-ат туктады. Машинамны үзләре чыгармакчы булып карадылар. Шул арада нәкъ мин чакырасы эвакуатор килеп җитте. Мин тизрәк, шалтыратып, үземнекеләргә килмәскә куштым. Әлеге ир-атлар бергәләп ярдәм иттеләр. Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.

Мин кичен, яткач, юлымда олы йөрәкле кешеләр очрасын, дип тә теләп ятам. Аллаһка шөкер, андыйлар миңа гел очрап тора. Бер тиен дә акча алмадылар. Юлдагы кешеләргә ярдәм итә торган төркем барлыгын да аңлаттылар. Үзләре дә шул төркемдә утыралар икән. Шундый заманда кешенең яхшылыгына шаккаттым. Машинамны тартып чыгаргач, кузгалып киткәнче, бер утырып еладым. Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт, – ди Зәринә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар