news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина язылучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

news_top
Зәринә Хәсәншина язылучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә ярдәм сорап чыкты. Ул җомга сәдакаларын безнең тынычлыкны, Туган илне саклаучыларга ярдәмгә бирергә чакыра.

«Безнең күрше авылдагы егет махсус хәрби операциядә, әлегә ул отпускка кайткан. Ул махсус операция зонасына алып китәргә «Нива» машинасы кирәк булуы һәм аны алырга ярдәм итүне сорый. Әти дә «кызым, куеп кара әле, бәлки, ярдәм итүчеләр табылыр» дигәч, мин язылучыларыма мөрәҗәгать итәргә булдым.

Алар безнең тынычлыгыбыз өчен шунда булырга мәҗбүр. Бүген – җомга, көнне изге эштән башлыйк», – дип язган җырчы.

Шулай ук җырчы, җыелган акча буенча язылучылары алдында хисап тотачагын һәм аны хәрбигә тулы күләмдә тапшырачагын әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар