Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина: «Ярты эстрада авыл баласы булганга мин гаепле түгел»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина: «Ярты эстрада авыл баласы булганга мин гаепле түгел»

 «Шәһәр белән авыл арасы» дигән өр-яңа клибын тәкъдим иткәч, җырчы Зәринә Хәсәншинага: «Нигә бөтен татар эстрадасы җырчылары да авыл турында җырлый, башка темалар юкмы әллә?» – дигән сәер сорау килеп төшкән. 

«Соң мин гаепле түгел бит инде бөтен татар эстрадасының авыл баласы булганына. Ну яратабыз инде без авылларыбызны», –  дип җавап кайтарган ул аңа. Зәринә Хәсәншина яңа клибы тамашачысына ошар дип өметләнә. 

«Клипны карыйм да, быелгы эссе, рәхәт җәй искә төшә. Ярый әле шул вакытта төшергәнбез, дим. Клипны әзерләүдә ярдәм кулы сузган барлык дусларыма зур рәхмәт», – дип яза ул. 

Клипта Зәринә һәм дусларының кеченә чагын үзенең туган авылы кызлары-малайлары уйнаган. Усал җитәкчеләр ролендә – «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм «Тәртип» радиосы продюсеры Айваз Садыйров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100