news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина яңа җыр тәкъдим итте: «Бу теманы бик теләп алдым»

news_top
Зәринә Хәсәншина яңа җыр тәкъдим итте: «Бу теманы бик теләп алдым»
Фото: © «Татар-информ»

Татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина тамашачыларын чираттагы яңа җыры белән сөендерде. Яңа җыр балачак турында. Исеме дә гади генә «Балачак» дип атала.

«Ерак, ерак җәйләрдә калган балачакны сагынып искә алыр өчен чыгардык бу җырны...» – дип язган җырчы социаль челтәрендәге шәхси сәхифәсендә.

«Ул җырны миңа җырлар авторы Гүзәлия җибәрде. Мин җырларны озак сайлыйм гадәттә. Миңа көе дә, сүзләре дә мәгънәле булырга, ошарга тиеш. Сүзләрен исә Эльвира Әхмәтова язган, ул автор белән дә күптәннән иҗат итеп карыйсым килгән иде. Балачак турында репертуарымда җырлар юк диярлек, шуңа бу теманы бик теләп алдым», – дип сөйләде Зәринә Хәсәншина «Интертат» хәбәрчесенә.

Яңа җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Ә хәзер языгыз инде: җыр сезне дә балачакка кайтарып килдеме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар