Җырчы-блогер Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсендә авылда төшерелгән кызыклы видеоларны яратып карыйлар. Җырчы, аз гына буш вакыты булдымы, авылга әти-әнисенә булышырга кайта.
Бу юлы кайтканда, ул бәрәңге бакчасын чүптән арындырды. Һәм ул виртуаль дусларына да бу эштә ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Тик бер шарты бар, видеога куелган җырның кайсы мультфильмнан икәнен белергә кирәк.
Бәрәңге бакчасында «матиклау» сезоны, мульфильм җырын искә төшереп азапланучылар күптер…