news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина, Үзбәкстанга сәфәреннән соң, Казанга кайта алмыйча аптыраган

news_top
Зәринә Хәсәншина, Үзбәкстанга сәфәреннән соң, Казанга кайта алмыйча аптыраган
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина Юлия һәм Рөстәм Насыйбуллиннар белән Үзбәкстанда гастрольдә булды. Матур хис-кичерешләр белән кайтырга чыккач кына проблемалар башланган.

«Өч тапкыр күчеп утырырга туры киләчәк. Фирганәдән Ташкентка килдек. Шереметьево аэропортын япканнар, ди әле. Мәскәүдә төштек, кайтуыбызга – Казанга рейсны кичектергәннәр. Йоклап көтәсе алда икән, Казанга 19.00 сәгатькә генә урыннар бар. Рейс 21.30 сәгатькә күчерелү сәбәпле, Мәскәү карарга киттек. Ә без Мәскәүдә калырга булдык әле. Тагын 1 көнгә, күңелле ич, рәхәт ич», – дип сөйли җырчы юлдашлары белән Мәскәү урамыннан атлап.

Аннары Зәринә, «тәүлектән артык азапланганнан соң кайтып карыйк» дип, самолетта утырган фото куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар