«Тиздән 28 яшь тулса да, күңелдә бит барыбер 18.
Зөлфия апа Минһаҗевадан ризалык алып, «Миңа бүген 18» дигән җырны яңартырга булдым», – дип, үз яше турында хәбәр иткән Зәринә Хәсәншина.
Җырчының виртуаль дуслары җырны ошаткан. «Бу җырга рилс төшерү өчен, туган көнемне түземсезлек белән көтәм», «Эх, кая минем 18 яшем, рилс төшерер идем», «Молодец та инде безнең Зәринә, горурланам», – дип комментарий калдырган алар.
Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә, дип язган идек.