Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина су «башня»сы янында гаҗәеп фотосессия ясаган

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина су «башня»сы янында гаҗәеп фотосессия ясаган
"Татар-информ" архивы

Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина үзенчәлекле фотосессиясеннән берничә сурәт белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Фотога төшәм дип, ерак барып йөрмәгән ул, ә бары тик күрше авылдагы су манарасын фотозона урыны буларак сайлаган.

«Матурлыкны күрә белергә генә кирәк... Бу гаҗәеп табигать сәнгате безнең күрше авылыбызда гына. Моның нәрсә икәнен чамалыйсызмы? Бу – «водонапорная башня». Кырыйдан карап торганда, әллә нәрсәсе дә юк кебек, фотоларга төшә башлагач, үзеңне кайдадыр Байкалда сыман хис итәсең», – дип язган Зәринә.

Фотоларны карап, аның язылучылары бу матурлыкка сокланганнар. Бик күпләр: «Кар патшабикәсе!» – дип комментарий калдырган.

«Образ шәп!», «Мин дә авылдагы «башня» бозларына сокланам», «Себер якларында төшкән фотолар сыман. Бик матур килеп чыккан», «Әкияти гүзәллек», «Искиткеч!» – дип хозурланганнар Зәринәнең «подписчик»лары.

«Салкын тидерәсең бит!» – дип, җырчының сәламәтлеген кайгырткан композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев.

Ә берәүгә исә Зәринәнең бу «кыланмышы» ошап бетмәгән: «Мин сине бик ярата идем... Ә син үзеңне бик яратасың бугай, матурым», – дип, хәтере калган. Әйтерсең лә, җырчы анадан тума фотога төшкән, яисә башка берәр ярамаган нәрсә эшләгән…

Фотолар: Зәринә Хәсәншинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100