news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина серле фото күрсәтте: «Булыр әле, диләр, үзеңә тиң»

news_top
Зәринә Хәсәншина серле фото күрсәтте: «Булыр әле, диләр, үзеңә тиң»
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Зәринә Хәсәншина яшь җырчы Илдус Садыйков белән фото куйган, анда алар матур вә бәхетле пар кебек төшкән. Җырчы ул фотоны үзенең «Юк, ярамый» дигән җырына «салган».

«Юк, ярамый, диләр, юк, ярамый, диләр,

Булыр әле, диләр, үзеңә тиң.

Аңлыйм бөтенесен – сөймәссең мине син,

Тик йөрәкне ничек өйрәтим?

Карыйсым да килми, ярыйсым да килми,

Исем китми бер дә бүтәнгә.

Төште сиңа күзем, бер күрүдә сөйдем,

Ялгыз түгелеңне белсәм дә...»

Соңгы вакытта Зәринә Хәсәншина Илдус Садыйков белән фильм төшергән иде, аннары, язылучылары соравы буенча, салкын җилдә дәвамын да төшереп йөрделәр.

Менә хәзер артистларны күзәтүчеләр баш ватсын инде. Бу фотода кино мизгелләреме, әллә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар