Зәринә Хәсәншина – уйлаганын әйтә торган кеше. Молодец, берсеннән дә куркып тормый. Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсе дә бу максатларда бик әйбәт хезмәт итә. Бу юлы җырчының ачуын кайбер кешеләрнең сүзендә тормавы, башта үзен җырларга чакырып, көне килеп җиткәч, кире уйлаулары чыгарган.
«Үз-үземә, «предоплата» ала башлыйм, дип сүз биргән идем инде, юк... 2 март бушады. 4 мәҗлес чыккан иде шушы көнгә. Ә мин бер кешегә вәгъдә биргәч, баш тартырга ярамый инде дип, кешелеклелегемне саклап йөрим. Ә ул кеше, көне килеп җиткәч, үзе дә түгел, кеше аша әйттерә…
Бу ситуацияне башка яктан карасаң, Зөһрә Фәнисовна (психолог булып эшләүче дусты) әйтер иде: «Где-то на что-то деньги пожалела», – дип.
Ә мин бу айда ротациягә акча жәлләдем. «Кайнар хит»ыңны сбрм... Анысы да төпсез чиләк бит аның... Бирәсең айлар, еллар буе телевидение-радиога, ә сиңа: «Нигәдер сине телевизордан сирәк күрсәтәләр», – дип әйтәләр», – дип яза җырчы сторисларына.