Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина ничек итеп халыкны шаккатырып буласын әйтте

«Татар-информ»да үткән матбугат очрашуы вакытында татар эстрадасында танылу яулап килгән җырчы Зәринә Хәсәншина үзенең сәхнә һәм шәхси тормышына бәйле кайбер серләрен дә ачты, фикерләре белән дә уртаклашты. Һәм сезнең игътибарга җырчы хакында 7 факт.

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншина ничек итеп халыкны шаккатырып буласын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Расих Фәсхетдинов

Бүгенге көндә халыкны шаккатыру кыен!

Кызганычка, әлегесе вакытта җырчы үзенең шәхси тормышы белән генә халыкның игътибарын җәлеп итә ала, дип уйлыйм. Мәсәлән, ниндидер халык җыры, моңарчы ишетелмәгән музыка әсәре башкаруым белән дә тамашачыны гаҗәпләндерә аламаячагым көн кебек ачык! Ә менә концертымда, сәхнәгә менеп, миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучы егет булса, әлбәттә, шаккатарлык булачак. Нәкъ шул мизгелләрдә иң көчле алкышлар булачак. Халыкны шаккатыру кыен.

Зәринә Хәсәншина социаль челтәрләрендә үзенең блогын бик актив алып бара. Еш кына ул анда әнисе катнашында булган кызыклы, шаян видеолар да урнаштыра. Аларда Фәнисә апа кызын егетләр белән йөрмәгәне өчен сүгә, кайбер киемнәре өчен орыша... Көлкеле видеолар халык арасында бик тарала. Әлбәттә, бу видеолар бик зур популярлык казанды. «Постановка»мы бу яки чынбарлыкмы? Матбугат конференциясе барышында Зәринәгә бу хакта да сорау яңгырады.

Зәринәнең әнисе әллә театр артистымы?

Әнием белән видеоларга килгәндә, тулысынча импровизация. Постановка түгел. Әнием театр өлкәсеннән ерак кеше. Әлегесе көнне укытучы ул. Аңа кадәр беренче белгечлеге буенча слесарь... Ул көндәлек тормышта да видеоларда кебек, характеры аның шундый! Гади көнкүрештә дә шулай сөйләшә. Видеоларга юмор белән карый. Социаль челтәрләрдә бар, күзәтеп бара.

Идеаль ир-ат...

Гәрчә, миңа хәзер 29 яшь була икенче атнага. Үз яшемне яшермим. Кияүгә чыгар өчен идеаль ир-егет тә эзләмим. Бәлки, шушы яшькә кадәр кияүгә чыкмавымның сәбәбе идеаль кеше эзләүдер дә... Елдан-ел сайланулар, спрослар арта тора ул. Аны да яшермим. Һәр нәрсәгә ныграк игътибар итә башлыйсың. Кайчак уйлап куясың, нигә мин 20-21 яшемдә тәкъдим ясаулар булганда кияүгә чыкмадым соң?! Минем өчен хәзерге вакытта җырчы, иҗат кеше кирәк түгел, дигән фикер йөртә идем. Ләкин әлегесе вакытта миңа иҗатны, татар эстрадасын аңлаучы гына ир-ат кирәк. Булачак ирем җырчы булсын, дип тә әйтә алмыйм. Ул миңа беренче чиратта терәк булсын. Әлбәттә, арабызда ярату булырга тиеш. Иҗат әһеленә берникадәр очынып, үз хыялларында йөрү дә хас. Шуңа күрә ярату мөһим!

Дуэт җырлыйлар икән, димәк, араларында мәхәббәт?

Дуэт итеп башкарылган җырларым бар. Гайбәт, имеш-мимеш сүзләр дә арта бу җәһәттән. Кешенең яхшылыкка бик ышанасы килми ул. Ахырга кадәр ышанмыйлар. Ә менә негатив якка, күренешкә бик тиз ышаналар. «Казан егетләре» төркемендә йөргәндә дә бик күп ишеттем. Ә Илназар белән безнең арада бары тик җырлар гына, бер нинди хисләр дә юк, дип ачыклык кертәм. Мин күпкә кечерәк... Ул өйләнгән, 3 бала атасы. Ләкин халык төрлечә уйлый, хәтта үз туганнарым арасыннан дуэтка карата шик белдерүчеләр бар...

5 җырчы егеткә дуэт тәкъдим иткән һәм аларның берсе дә ризалашмаган...

Үзем дә аңламадым ничек бу хәл килеп чыкканын. Төрле артистларның концертларын караганым бар. Гадәттә, махсус кунаклар чакыралар. Илназар белән дуэтларыбызны тамашачылар яхшы белә. Беренче концертыма көтелмәгәнрәк, халыкны аптыратырлык дуэт ясарга өмет бар иде... Әмма ул өметем акланмады. Әлбәттә, ул конкрет бер җырчы егеттән башланып китте. Минем яңа гына язылган җырым бар иде. Ул һаман да әле эшләнмәгән. Мин бу җырны бергәләп башкарырга бер җырчыга тәкъдим иттем. Ул иң башта ризалашты, аннан соң юк булды... Бәлки, берәр сәбәпләре килеп чыккандыр. Аерылган ир-ат иде. Исемен әйтеп тормыйм. Шуннан соң тагын 4 сәхнәдәш коллегама мөрәҗәгать иттем. Кемдер булдыралмый, кемгәдер җыр ошамый... Бәлки, сәбәп миндәдер дә...Ул җыр бик халыкчан. Бәлки,ризалашмауның сәбәпләре статус, стиль белән дә бәйледер.

Көннән-көн халыкта популярлык яулаган Илсөя Бәдретдинова һәм Фирдүс Тямаев хакында яшь җырчы ни уйлый?

Бу җырчыларның иҗатына кулай карыйм. Татар эстрадасы хәзерге көндә профессионал җырчылар гына түгел. Татар эстрасы ул шоу-бизнес! Әгәр дә шул яктан карасак, алар беренче пьедесталда. Профессионализм ягыннан минем бәхәсләрем булыр иде. Мин, вокал укытучысы буларак, Фирдүскә «тавышыңны сакла, зинһар» дип әйтер идем. Музыка сәнгатендәге «форсировка» төшенчәсе тавышка мәҗбүри рәвештә басым ясау, тавышны акырып чыгару файдалы түгел. Безне консерваториядә тамакны алай интектерүдән баш тартырга, дип өйрәттеләр. Ләкин, телисеңме, әллә теләмисеңме, сабантуйларда акырырга туры килә. Тавыш мәсьәләсе әле аппаратура белән дә бәйле бит! Ә Илсөягә килгәндә, миңа аның интонация белән уйнавы ошый. Диапазоны әллә ни зур кебек тоелмый! Шулай да ул интонация белән, җырны халыкка җиткерә белүе белән кешенең күңеленә керә белә. Аны хәтта үземнең вокал буенча укучыларыма үрнәк итеп куям. Безнең күпчелек профессинал җырчылар ноталар ягыннан гына күзаллыйлар да, техник өлешне, эмоцияне оныталар...

Рәфис Кәлимуллин, Илназ Сәйфиев кебек җырчыларга вокал дәресләрен бирәм. Шулай ук җырлау сәләтләрен үстерергә теләгән музыкантлар белән дә шөгыльләнгәнем бар. Зур сәхнәдә үзешчән артистлар җырлавын яратмыйм. Бу күренеш татар эстрадасына җиңел караш өсти. Ләкин булган талантны үстереп, профессионал җырчы булып үсеш алу мөмкин.

Продюсерсыз эшли, иганәчеләре дә юк!

Продюсер ук түгел, үземә хәзер бик нык модага кереп киткән концертлар директоры яки администратор актив рәвештә эзлим. Әлбәттә, ул кеше миннән үҗәтрәк һәм чаярак булырга тиеш. Балачактан минем өчен әни берникадәр продюсер ролендә булды. Ләкин әнием минем белән концертларга чыгып китә алмый. Без иҗат әһелләрендә онытыла торган сыйфат бар. Үзем хәтта ки матбугат конференциясе турында оныта язган идем, ярый әле алдан яздылар (көлә). Шуңа күрә андый кешеләр кирәк.

Ә менә минем андый кешеләрем буламагач, профессионалларга мөрәҗәгать итәм. Аларның да үз бәяләре бар. Ә түләү өчен иганәчеләрем юк! Шуңа күрә дә иҗатта 10 ел булсам да, тәүге концертым кичектерелә килде. Һаман да шул финанс якка барып төртелә бит бар әйбер. Шундый матур итеп, затлы экраннар, яхшы утлар белән тамаша ясау теләге бар. Әмма алар өчен түләп бетерү кирәк бит.

  • Хәсәншина Зәринә Фәрит кызы 27 мартта Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туган. «Татар моңы» халыкара фестивале лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты, «Яңа татар җыры» лауреаты, «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100