Зәринә Хәсәншина әтисен туган көне белән котлап постлар урнаштырган. «Туган көнең белән, әти. Чыннан да җил-давыллардан саклый торган әтием бит ул. Исән-сау гына була күр», – дип язган. Зәринә төрле елларда әтисе белән төшкән фото-видеоларны җыйган.
Фотоларның берсе – балачактан. «Кечкенә чакта әтинең колбаса заводында эшләве генә харап итте минем фигураны. Колбасаны хәзер күралмыйм», – дип язган ул, көлгән смайлик куеп.
Әтисенең хоккейчыларга «уйнашып» торган «коронное» видео да бар.