news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншина күченә

news_top
Зәринә Хәсәншина күченә
социаль челтәрләр

Зәринә Хәсәншина «подписчик»ларына зур сөенече булуын сөйләгән. Җырчының яңа фатирга күченеп йөргән көннәре икән.

«Үз фатирыма күченеп йөрим, дуслар. Җәй буе ремонт барды, Аллага шөкер. Челтәрләрне дә әнигә шуңа тектергән идем. Инде әкрен генә барысын да алып, барлап, күченеп йөрим. Башта сезгә әйтмисе идем, аннан, нишләп әле сөйләмәскә, минәйтәм. Минем язылучыларым – барысы да чиста күңелле кешеләрдер, минем өчен шатланырсыз дип өметләнәм», – ди Зәринә.

Җырчы үзеннән рум-турлар көтмәскә куша. «Чөнки әлегә зур йортларда тормыйбыз. Менә зур кешеләр булып, зур йортларга күчкәч, булыр анысы да», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар