Татар эстрадасының гүзәл туташларының берсе Зәринә Хәсәншина социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур фотолары белән уртаклашкан. Ул Саба районының Миңгәр авылында дус кызының туена баргач фотога төшкән.
«Ел саен берсен кияүгә бирәм, ел саен «эстафетаны сиңа тапшырам» диләр. Мин ул «эстафетага» гариза бирергә онытканмын, ахрысы», – дип язган җырчы.
Комментарийларда тагын бер дус кызы «эстафетаны миннән аласың» дип ышандырган.
Җырчының виртуаль дуслары Саба районының матурлыгына сокланган.